Язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре.

2019 елның 5 апреле, җомга

Шимбә көнне, 6 апрельдә иртәнге сәгать 6дан Казанда, Чаллыда, Яшел Үзән районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә ярминкә комплексы ) авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча традицион ярминкәләр эшли башлаячак.

Ярминкәләр башланганчы һәм аларны үткәрү чорында продукциянең сыйфатын ТР ветеринария хезмәте хезмәткәрләре даими контрольдә тота.

Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәр шимбә көнне 2019 елның 27 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International