Татарстан Республикасы Баш ветеринария идарәсе Апас территораль инспекторлары тарафыннан Тәтеш районында АЧС вирусын профилактикалау кысаларында эш алып барыла, гражданнар, эшмәкәрләр һәм дуңгызчылык хуҗалыклары җитәкчеләре белән аңлату эшләре алып барыла, белешмәлекләр таратыла. Дуңгыз асраучы гражданнарга һәм крестьян-фермер дуңгызчылык хуҗалыкларына хуҗалыкларда дуңгызларны тулысынча ябык тотуга күчәргә тәкъдим ителде, бу хайваннарны ирекле йөртү катгый тыела.