ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Сарман районының Сарман авылында санкцияләнмәгән сәүдә буенча рейд барышында дәүләт ветеринария инспекциясенең Түбән Кама бүлеге инспекторлары тарафыннан, ветеринария документларыннан башка, контрольле продукция саткан өчен, РФ КоАП 10.8 ст. 1 ө. буенча беркетмә төзелде

Бүген Минзәлә районының авыл хуҗалыгы техникумында кече ветеринария белгечләренең квалификациясен күтәрү буенча "Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү” - дип исемләнгән ике атналык бушлай курслары башланды.


23
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов “Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария хезмәтенең 2019 ел эшчәнлеге” доклады белән республика киңәшмәсендә видеоконференцэлемтә режимында чыгыш ясады.

 


22
ноябрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе Казан территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Казан шәһәре территориясендә ветеринария документларыннан башка тавык йомыркаларын сату факты ачыкланды.

22 ноябрьдә Әлмәт шәһәрендә икътисад, сәнәгать һәм сәүдә идарәсенең Сәүдә һәм куллану хезмәтләре бүлеге башлыгы Д. р. Хабибуллин һәм «Әлмәт РДВБ» ДБУ башлыгы Р. Р. Мөхәммәтҗанов рәислегендә Хуҗалык итүче субъектларның Меркурий системасында эшләүләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләр, сәүдә нокталары вәкилләре катнашты.

2019 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы шәһәре территориясендә ДВИ инспекторлары тарафыннан терлек продукциясен ветеринария документларыннан башка сатуның 2 очрагы ачыкланды.Сату барышында ветеринария законы бозылган. Хокук бозучылар РФ КоАП 10.8 ст. 1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды

2019 нче елның 12 нче декабрендә Рәсәйкүләм халыкны кабул итү көне үткәрелә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе бу көнне гражданнарны Федосеевск урамы 36 нчы йорт адресы буенча кабул итәчәк. Кабул итүгә язылу 8(843) 221-77-47 телефон номеры аша башкарыла (язылу мәҗбүри түгел).


21
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Үзләренең  хезмәте  белән  ихтирам һәм хөрмәт  яулаган  гади  кешеләр  турында  языла  торган  безнең “Хезмәт кешеләре” рубрикасының  бүгенге  герое  -  Татарстанның  иң  өлкән  ветеринария  табибы    Якушкин Михаил Дмитриевич. Бүген, 21 ноябрьдә, Михаил Дмитриевич үзенең  95 яшь тулган  көнен    бәйрәм  итә.  

20.11.2019 ел. Казан-Казан а/ю ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә дежур тору вакытында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары тарафыннан Ульяновск өлкәсеннән Татарстан Республикасы Буа районының Чурак авылына 0,5 тонна сөт цистернасын пломбалаштырмыйча гына сөт ташу факты ачыкланды.


20
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 19 ноябрендә «Мәскәү-Уфа» автоюлының 777 нче чакрымында («Малиновка» СП) ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге хезмәткәрләре Чуашстан Республикасыннан Татарстан Республикасына автотранспорт кошларны соң илтеп кайтканнан соң юдыртуга һәм дезинфекциягә керелмәгәне ачыкланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International