Хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылды

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

20.11.2019 ел. Казан-Казан а/ю ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә дежур тору вакытында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары тарафыннан Ульяновск өлкәсеннән Татарстан Республикасы Буа районының Чурак авылына 0,5 тонна сөт цистернасын пломбалаштырмыйча гына сөт ташу факты ачыкланды. Таможня берлегенең «Сөт һәм сөт продукциясе иминлеге турында» 2013 елның 9 октябрендәге 67 номерлы техник Регламенты бозылуы ачыкланды. Әлеге факт буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Гаепле зат РФ КоАП 14.43 ст.1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International