Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов “Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария хезмәтенең 2019 ел эшчәнлеге” доклады белән республика киңәшмәсендә видеоконференцэлемтә режимында чыгыш ясады.
Үз чыгышында Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария хезмәтенең 2019 ел эшчәнлеге турында түбәндәге темалар буенча сөйләде:
“Татарстан Республикасында эпизоотик хәл”;
“Меркурий” системасында ветеринария документларын рәсмиләштерү”;
“Кисәк итне төрү һәм маркировкалау”;
“Биологик калдыкларны утильләштерү”;
“Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә кадрлар эше”.