Мәскәү шәһәрендә “Алтын көз” дип исемләнгән Россиякүләм агросәнәгать күргәзмәсе эше тәмамланды. Бу чара 17 ел дәвамында авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрне яңалыклар белән таныштыра. Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан быел да күргәзмә кысаларында ветеринария өлкәсенә кагылышлы берничә номинациядә бәйге игълан ителгән иде. Бүген аның җиңүчеләре билгеле булды. Татарстан Республикасы Министралр Кабинетының Баш ветеринария идарәсе «За ликвидацию очагов бешенства животных на территории Республики Татарстан» номинациясендә көмеш медальгә, Казан шәһәренең ветеринария берләшмәсе «За разработку и внедрение программы по профилактике и ликвидации заразных болезней животных в г. Казани» номинациясендә алтын медальгә лаек булды.