ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2016 ел
җомга
Халыкара инвалидлар көненә багышланган ункөнлек кысаларында Сарман районы ветеринария берләшмәсендә физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә азык-төлек җыелмасы тапшырылды. Алар арасында хәзерге вакытта эшләүчеләр дә, элек мал табибы булып, хәзер лаеклы ялдагылар да бар.

28
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Октябрь азагында Самара өлкәсендәге 5 шәхси ярдәмче хуҗалыкта нодуляр дерматит авыруы, ягъни малларның тиресендә казымык кебек инфекцияле авыру барлыгы ачыкланды. Әлегә кадәр бу чирне дәвалый алырдай дару уйлап табылмаган.

Нодуляр дерматит белән авырган малларның 50 процентка якыны һәлак булырга мөмкин. Беренче чиратта ул югары продукцияле малларга иярә. Токым китерергә әзерләнгән хайваннар яралгыларын югалта. Алга таба исә чирле малларны асрау тыела.

Бу безнең өчен кай ягы белән куркыныч? Татарстанда эре мөгезле терлек күп күләмдә үрчетелә. Шуңа да нодуляр дерматит һәм тилчә авыруы республика икътисадына дуңгызларның Африка чумасына караганда да күбрәк зыян китерергә мөмкин.

Нодуляр дерматит иң күп теркәлгән илләр арасында беренчеләр рәтендә Төркия тора. Биредә әлеге авыруның 510 очрагы ачыкланган. Нодуляр дерматит очраклары Иракта да күп. Анда - 704, Грециядә - 210, Иранда - 128, Казахстанда - 1, Болгариядә - 98, Әрманстанда 1 очрак теркәлгән.

Россиядә әлеге авыру 16 төбәккә яный. Болар арасында Тамбов, Рязань, Волгоград, Ростов өлкәләре, Дагыстан, Чечня һ.б. республикалар. Чечняда, мисал өчен, 2 ел эчендә нодуляр дерматитның 90 очрагы теркәлгән. 2015 елда бу авыру бары 2 төбәктә - Дагыстан белән Чечняда гына ачыкланган иде. Авыруның татарстан чикләренә якынлашуы берникадәр борчу тудыра ди белгечләр. Республикада инфекциягә каршы чаралар күрелә. Әйтик, татарстан маллары өчен 200 мең чәчәк вакцинасы сатып алынган. Чит төбәкләрдән кертелә торган ит тә контрольдә тотыла. Инфекция яз айларында көчәер дип фаразлана, чөнки бу вакытта канэчкеч бөҗәкләр саны артачак.

Терлек ташучыларга куела торган иң беренче таләп: районның баш ветеринария табибы рөхсәтеннән башка  чит төбәкләрдән бер мал-туар да кертелергә тиеш түгел. Икенчедән, кайсы малның 1нче форма ветеринария белешмәсе булу зарур, булмаса, 1 ай вакыт эчендә карантин үтәргә  кирәк.

Әгәр дә нодуляр дерматит бар дигән шик туган очракта тиз арада дәүләт ветеринар хезмәте белгечләренә хәбәр итүегез сорала. Белгечләр килгәнче шикле яки авыру хайванны үз урынында аерып калдырырга кирәк.

26 нчы ноябрь көнне Дәүләт ветеринария инспекциясенең Алексеесвск территориаль бүлеге белгечләре авыл хуҗалыгы ярминкәсе эешендә катнашып, сатылучы продукциянең сыйфатын контрольдә тотты. Ярминкә вакытында ветеринария өлкәсендә кагыйдә бозулар теркәлмәде дип хәбәр итә ветеринар инспекторлар.

25
ноябрь, 2016 ел
җомга

Әтнә районында мал табиблары шәхси хуҗалыкларга барып, УЗИ аппараты белән сыерларның буазлыгын тикшерәләр. Кирәк булса, ветеринария берләшмәсе белән элемтәгә кереп, мал табибын чакыртытрга мөмкинчелек тудырылган.


24
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе
Балтач һәм Биектау районы ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре башкалада концерт карап китү бәхетенә иреште. Татарстан Республикасы Баш ветеринария идарәсе тәкъдиме белән, белгечләр Казандагы күңел ачу үзәкләренең берсендә ял итә алды.

22
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе
Апас муниципаль районында ике атналык укулар башланды. Министрлар кабинетының баш ветеринария идарәсе һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган укуларда 14 терлекче катнаша. Беренче атна дәвамында ветеринария белгечлеге буенча теоретик белем алсалар, икенче атна дәвамында хуҗалыкта укуларның практик өлеше үтәчәк.


21
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе
21 нче ноябрь көнне Дәүләт ветеринария инспекциясе Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Яр Чаллы шәһәрендә тиешсез урында сату итүне ачыклау буенча рейд үткәрде. Рейд вакытында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кагыйдә бозулар ачыкланмады дип хәбәр итә территориаль бүлек.
19 нчы ноябрь көнне Азнакай шәһәрендә чираттагы көзге ярминкә узды. Анда авыл хуҗалыг предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы продукциясе белән шөгыльләнүчеләр үз продукцияләрен тәкъдим итте. Сатуга чыкканчы барлык төр продукция дә катгый ветеринария тикшерүе үтә. Сыйфатсыз азык-төлек яки ветеринар документлары булмаган продукция сатуга чыга алмый. Моны Дәүләт ветеринария инспекциясенең Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары контрольдә тотты.

18
ноябрь, 2016 ел
җомга
Район ветеринар станция лабораториясе киләчәктә Идел буендагы барлык субъектларның терлек азыгы сыйфатын тикшерәчәк. Лабораториянең бүгенгесе сокланырлык. Биредә терлек азыгы аксымын, дымлылыгын, «жмых» мочевинасын тикшерәләр. Эшли башлаган 17 октябрьдән бүгенге көнгә кадәр 60лап «проба» тикшерергә өлгергәннәр инде. Лабораториягә яңа җитәкче билгеләнгән. Бу вазифаны Шәүкәт Рәфкать улы Яруллин башкара. BLGG Agro Xpertus (Би Эл Джи Джи Агроэкспертус) фирмасының Мәскәү асты Куркино шәһәрендәге филиалы җитәкчесе Надежда Байман да безнекеләргә ышаныч белдерә дигән фикер туды. Әнә шундый үзәк булдырырга дигән ният белән Әтнәгә килеп китте ул. Ә Куркино шәһәрендәге ул җитәкләгән лаборатория Россиядә әлегә иң көчлесе. Биредә терлек азыгы сыйфатын һәм туклыклылык кыйммәтен 35 параметр буенча тикшерәләр. Лаборатория инде 80 елдан артык лидерлыкны югалтмый, биредә елына 50 меңнән артык проба тикшерелә. Төп лаборатория Нидерландта, ә филиаллары Бельгия, Германия, Дания, Швеция, Испания кебек илләрдә урнашкан. Шунысы мөһим – лаборатория үз эшчәнлегендә клиент һәм партнерларына аналитик ярдәм күрсәтә. Районның ветеринар станциясе җитәкчесе Рөстәм Һашимов: – Бүгенге көндә безнең барлык хуҗалыклар диярлек терлек азыгын шунда тикшертә, - ди. - Әтнәдә мондый лаборатория булдыру нияте бер дә юктан гына тумаган. Һәркем белә, безнең район терлекчелек өлкәсендә Татарстанда гына түгел, Россия буенча лидерлар сафында. Көчле лаборатория үзәген бездә булдырырга теләүләре табигый. Надежда Байман башта Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында булган, җитәкчеләр белән киңәшә. Аннан соң республика ветеринар лаборатория җитәкчесе Марс Вәлиев белән Әтнәгә киләләр. Рөстәм Һашимов сүзләренә караганда, Надежда Байман безнең лаборатория мөмкинлекләрен карап танышкан һәм күргәннәрдән канәгать калган. Тиздән район ветеринар станция лабораториясенә яңа төр җиһазлар кайта башлый, кайбер чыганаклар буенча, яңа төр җиһазлар 25 миллион сумлык булачак. Тупас терлек азыгын җитештерү һәм консервацияләү буенча да заман таләпләренә җавап бирү йөзеннән, инновацион эшчәнлек алымнарын кулланырга кирәк булачак. Кыскасы, BLGG Agro Xpertus лабораториясенең төп принцибы бездә дә кулланышка алыначак: авыл хуҗалыгы предприятиеләре яңа системалар исәбенә төгәллеккә ирешеп, югары керем алачаклар.
Дәүләт ветеринария инспекциясенең Саба территориаль бүлеге хезмәткәрләре Биектау районы Мәмдәл авылында тиешсез урында сату итүне кисәтү максатыннан рейд оештырган. Тикшерү барышында автомобильдән, документларсыз гына 5 баш бозау сату очрагы теркәлгән. Кагыйдә бозучы административ җаваплылыкка тартылган, сату туктатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International