Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының
Баш ветеринария идарәсе
рус
тат
Сорау бирү
ВЕДОМСТВО ТУРЫНДА
Ведомство турында
Җитәкче турында
Ведомство структурасы
МАКСАТЛАР ҺӘМ БУРЫЧЛАР
Ведомство крамагындагы учреждениеләр
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе каршында җәмәгать Советы
Эшчәнлек
Беренчел проектлар
Дәүләт тарафыннан күрсәтелүче хезмәтләр
Коррупциягә каршы сәясәт
Кадрлар сәясәте
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Түләүсез юридик хезмәт
Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәте белгечләре өчен мәгълүмат
ДОКУМЕНТЛАР
Федераль Законнар
Татарстан Республикасы Законнары
Татарстан Республикасы Рәисе карантин салу һәм юкка чыгару турында указлары
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең норматив хокук актлары
Түләүле ветеринария хезмәтләре бәяләре
Таможня союзы
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар
Пресс-релизлар
Видеорепортажлар
Фоторепортажлар
Элемтә
Чыгышлар, докладлар
Файдалы сылтамалар
Сайт картасы
Правила аккредитации журналистов
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Элемтә
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү
Еш бирелә торган сораулар
Законнар
Белешмәлек мәгълүматы
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен хәл итү буенча исәп
Татарстан Республикасы Ведомстволары
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе
Әтнәдә Идел буендагы барлык субъектларның терлек азыгы сыйфатын тикшерәчәкләр
2016 елның 18 ноябре, җомга
Район ветеринар станция лабораториясе киләчәктә Идел буендагы барлык субъектларның терлек азыгы сыйфатын тикшерәчәк.
Лабораториянең бүгенгесе сокланырлык. Биредә терлек азыгы аксымын, дымлылыгын, «жмых» мочевинасын тикшерәләр. Эшли башлаган 17 октябрьдән бүгенге көнгә кадәр 60лап «проба» тикшерергә өлгергәннәр инде. Лабораториягә яңа җитәкче билгеләнгән. Бу вазифаны Шәүкәт Рәфкать улы Яруллин башкара.
BLGG Agro Xpertus (Би Эл Джи Джи Агроэкспертус) фирмасының Мәскәү асты Куркино шәһәрендәге филиалы җитәкчесе Надежда Байман да безнекеләргә ышаныч белдерә дигән фикер туды. Әнә шундый үзәк булдырырга дигән ният белән Әтнәгә килеп китте ул. Ә Куркино шәһәрендәге ул җитәкләгән лаборатория Россиядә әлегә иң көчлесе. Биредә терлек азыгы сыйфатын һәм туклыклылык кыйммәтен 35 параметр буенча тикшерәләр. Лаборатория инде 80 елдан артык лидерлыкны югалтмый, биредә елына 50 меңнән артык проба тикшерелә. Төп лаборатория Нидерландта, ә филиаллары Бельгия, Германия, Дания, Швеция, Испания кебек илләрдә урнашкан. Шунысы мөһим – лаборатория үз эшчәнлегендә клиент һәм партнерларына аналитик ярдәм күрсәтә. Районның ветеринар станциясе җитәкчесе Рөстәм Һашимов:
– Бүгенге көндә безнең барлык хуҗалыклар диярлек терлек азыгын шунда тикшертә, - ди.
- Әтнәдә мондый лаборатория булдыру нияте бер дә юктан гына тумаган. Һәркем белә, безнең район терлекчелек өлкәсендә Татарстанда гына түгел, Россия буенча лидерлар сафында. Көчле лаборатория үзәген бездә булдырырга теләүләре табигый.
Надежда Байман башта Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында булган, җитәкчеләр белән киңәшә. Аннан соң республика ветеринар лаборатория җитәкчесе Марс Вәлиев белән Әтнәгә киләләр. Рөстәм Һашимов сүзләренә караганда, Надежда Байман безнең лаборатория мөмкинлекләрен карап танышкан һәм күргәннәрдән канәгать калган.
Тиздән район ветеринар станция лабораториясенә яңа төр җиһазлар кайта башлый, кайбер чыганаклар буенча, яңа төр җиһазлар 25 миллион сумлык булачак. Тупас терлек азыгын җитештерү һәм консервацияләү буенча да заман таләпләренә җавап бирү йөзеннән, инновацион эшчәнлек алымнарын кулланырга кирәк булачак. Кыскасы, BLGG Agro Xpertus лабораториясенең төп принцибы бездә дә кулланышка алыначак: авыл хуҗалыгы предприятиеләре яңа системалар исәбенә төгәллеккә ирешеп, югары керем алачаклар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
июнь, 2026 ел
Мәгълүмат!
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
5
июнь, 2026 ел
Мәгълүмат!
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
Мәгълүмат!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе 2026 елның июнендә Казан дәүләт аграр университетының «Н.Э.Бауман исемендәге Казан ветеринария медицинасы Академиясе» институты базасында узачак «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабында «Ветеринария фельдшеры» номинациясендә катнашучыларны теркәү башлану турында хәбәр итә.
3
июнь, 2026 ел
Мәгълүмат!
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы су биологик ресурсларын саклау өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз