ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Баш ветеринария идарәсенең Саба бүлеге ветеринар инспекторлары Биектау районы Бөреле авылы мәктәбендә планлы тикшерү үткәрде. Тикшреү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлмәгән. 


24
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Баш ветеринария идарәсе коллективы авыл хуҗалыгы министры каршында узган елгы эшш нәтиҗәләре буенча хисап тотты. Отчет коллегиясе эшендә 1700 кеше катнашты. Алар арасында ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре һәм башкалар бар иде. Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов сүзләренә караганда, гомумән алганда, 2017 нче елга куелган планнар тулысынча үтәлгән. 


23
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

24 нче гыйнвар көнне Баш ветеринария идарәсе Россельхознадзор идарәсе белән берлектә узган елга нәтиҗәләр ясау үткәрә. Шунда ук 2018 елга эш планнары да билгеләнәчәк. 


22
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстанның Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов журналистлар белән очрашты. Очрашуның төп максаты - узган елга нәтиҗәләр ясау. Очрашу ахырында Алмаз Хисаметдинов каләм ияләренә уңышлар теләде, алга таба да бергә эшләргә өмет баглады. 

Минзәлә районы ветеринария берләшмәсендә яңа җитәкче билгеләнде. Ул Артур Гафуров. Моңа кадәр Артур Илдус улы участок ветеринария пункты мөдире булып эшләгән. 

Тукай районы ветеринария берләшмәсенә яңа җитәкче билгеләнде. Ул элек Минзәлә районы ветеринария берләшмәсен җитәкләгән Ленар Хайбуллин. 


20
гыйнвар, 2018 ел
шимбә

19 нчы гыйнвар көнне Түбән Кама бүлеге ветеринар инспекторлары махсус профилактика чаралары үткәрүдә комачаулаган кешеләргә протокол төзеде. Алар белән хайваннар авыруларын булдырмауның никадәр мөһим булуы турында әңгәмә алып барылды. 


19
гыйнвар, 2018 ел
җомга

16 - 18 нче гыйнвар көннәрендә Баш ветеринария идарәсенең ревизия бүлеге Яшел Үзән районы ветеринария берләшмәсендә тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәләре берләшмә коллективына җиткерелде. Ачыкланган кимчелекләрне бетерү турында аңлату эшләре алып барылды. 

Ветеринар лаборатория тикшерүләре күрсәткәнчә, Белгород өлкәсендә дуңгызларда африка чумасы вирусы теркәлгән. Урында ветеринария белгечләре эшли. 

Баш ветеринария идарәсенең Саба бүлеге инспекторлары Балтач районында ветеринар белешмәләрдән башка гына балык ризыкларын сатуны кисәткән. Сәүдә туктатыла, гаеплегә штраф языла. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International