ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре белән берлектә “Тула-2” постында Оренбург өлкәсеннән маллар ташыган машина хуҗасын ветеринария кагыйдәләрен бозуда гаепли: терлек ташыганна соң транспорт чарасы дезинфекция үтәргә тиеш. Гаеплегә карата протокол төзелгән.

Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Сарман районы Җәлил бистәсендә машинадан ветеринар белешмәләре булмаган килеш балык сату очрагына юлыккан. Гражданин, административ хокук бозган өчен штраф түләргә тиеш була.

20 февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә ветеринария белешмәсе булмаган килеш сыер ите сату очрагын кисәткән. Гаепле зат административ хокук бозу буенча штрафка тартылган.

 

20 нче февраль көнне Башш ветеринария идарәсенең Түбән Кама бүлеге инпсекторлары Сарман районындагы балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләренең төгәл үтәлүен тикшерә. Тикшерү нәтиҗәсе буенча, ветеринария кагыйдәләре бозылу очракларын бетерү өчен вакыт бирелә.

Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә ике урында тиешле документлары булмаган килеш сыер сөте сату очрагын теркәгән. Гаепле кеше административ җаваплылыкка тартыла.

 

20 нче февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә тиешле булмаган урында балык сату очрагына юлыккан: диңгез балыгы ветеринария белешмәсеннән башка сатылган. Балык сатучы административ җаваплылыкка тартылган.

Баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә ветеринар белешмәләре булмаган килеш 323 кг күләмендә балык продукциясен ташу очрагына юлыга. Әлеге факт ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу очрагы дип санала. Гаепле зат административ җаваплылыкка тартылган.

20 нче февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Республика ветеринария лабораториясенең бүлек мөдире белән берлектә Буа районы ветеринария берләшмәсенең ветеринар-санитар экспертиза бүлеген, сугым пунктында санитар экспертларның эшендә авыл хуҗалыгы министрлыгы таләпләренә туры килүгә тикшерү үткәрделәр.


20
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге инпсекциясе белән берлектә “Тула-1” постында Яр Чаллыдан Кукмарага баручы автотранспорт чарасында 390 кг кош итенә ветеринария белешмәсе булмавын ачыклый. Бу факт авыл хуҗалыгы министрлыгы Законын бозу дип санала. Гаеплегә карата административ хокук бозган өчен штраф каралган.

Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Минзәлә районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Чулман” җәмгыятенә караган хуҗалыкта эре мөгезле терлеккә кертелгән туберкулин нәтиҗәләрен өйрәнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International