ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2018 ел
җомга

Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Азнакай районында 100 баш тавыкны ветеринария белешмәсе булмаган килеш сатуга чыгаруны ачыклаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы законын бозган кеше штрафка тартыла.

“Тула-2” постында Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары терлек ташыганнан соң тиешле дезинфекция үтмәгән машинаны ачыклый. Бу – ветеринария таләпләрен бозу дип санала. Гаепле зат штрафка тартыла.


17
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Сарман районындагы бер балалар бакчасында планлы тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында ветеринария таләпләрен тупас бозу очраклары ачыкланган.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары «Джукетай» оешмасында алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Ветеринария кагыйдәләрен бозу күзәтелмәгән.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Сарман районындагы балалар бакчасында планлы тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында табылган кимчелекләрне бетерү буенча күрсәтмә бирелгән.


16
май, 2018 ел
чәршәмбе

Әлмәт территлриаль бүлеге инспекторлары Азнакай шәһәрендәге балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшергән. Тикшерү барышында закон бозу табылмаган.

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Әгерҗе районында тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш 30 баш дуңгыз ташу очрагын ачыкланган. Ветеринария таләпләрен тупас бозучы җаваплылыкка тартыла.

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары махсус постта кизү вакытында 86 кг ярым фабрикатларны ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган.Россия Федерациясе законын бозган гаепле зат штрафка тартылган.


15
май, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә республиканың ветеринария белгечләре хисап киңәшмәсенә җыелды. Киңәшмәне Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алып барды. Терлекләрдә инфекцион авыруларны профилактикалау, ветеринария белешмәләрен электрон бирү системасына күчү барышы турында сүз барды.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районындагы постта тиешле таләпләргә туры килми торган машинада 4 баш эре мөгезле терлек ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария кагныйдәләрен тупас бозган өчен гаепле затка административ җәза каралган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International