Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Сарман районындагы үзәк хастаханәдә ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында туңган балыкка ветеринария белешмәсе булмавы ачыкланган. Ветеринария өлкәсендәге җитешсезлекләрне бетерү өчен вакыт бирелгән.
Саба территориаль бүлеге инспекторлары Арча районында гражданнар зары буенча умраталыкта ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерә. Тикшерү барышында бал кортларын тотканда ветеринария таләпләре төгәлл үтәлмәү ачыклана. Умарталык хуҗасына карата проткол төзелгән.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары постта кизү вакытында ветеринария таләпләрен бозып авыл хуҗалыгы кошларын ташу очрагын ачыклаган. Гаеплегә карата протокол төзелгән.
21 нче май көненә Россия Федерациясендә АЧС авыруы буенча 2 объектта карантин саклана. 5 урында терлекләрдә бруцеллез авыруы буенча карантин игълан ителгән.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында 100 баш бройлер чебиләрен ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагына юлыккан. Ветеринария кагыйдәләрен бозучы штраф түләячәк.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары комиссия составында гражданнар зарын өйрәнү максатында Борок авылындагы умарталыкны тикшергән. Табылган кимчелекләр буенча умарта хуҗасына карата протокол төзелгән.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында ветеринария белешмәсе булмаган килеш колбаса, кош итеннән эшләнмәләр, балык прдукциясен ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен тупас бозган өчен гаепле затка карата административ җәза каралган.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары Лаеш шәһәре территориясендә ветеринария белешмәсе булмаган килеш сыер итен сату очрагына юлыккан. Ветеринария таләпләрен бозып оештырылган сәүдә туктатылган. Гаепле штрафка тартылган.
14 нче майдан – 18 нче май көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:
- Серология бүлеге 1062 тапкыр кан тикшергән;
- РИД буенча 1285 тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән, гемотологиягә 2, ИФА буенча 5 тикшерү;
- Вирусология бүлеге 1136 тапкыр кан тикшергән, 32 тапкыр патологик материал тикшерелгән;
- Бактериология бүлеге 35 тапкыр паталогик материал тикшергән, 8 терлек мәете тикшерелгән;
- Биохимия бүлеге 31 тапкыр кан тикшергән, 8 тапкыр терлек азыгы тикшерелгән, 2 биологик объект тикшергән;
- ПЦР бүлеге 48 төрле тикшерү үткәргән;
- Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 1 тапкыр бал тикшергән, 1 тапкыр сыер итен тикшергәннәр;
- Паразитология бүлегендә 277 тапкыр капрологиягә тикшерү үткәрелгән;
- Радиология бүлегендә 10 тапкыр сөт тикшергәннәр;
- Тикшеренүләр үзәгендә 5 төрле тикшерү үткәрелгән.
Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Әлмәттәге бер мәктәптә ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләре бозылу ачыкланган.