14 нче май көненә АЧС буенча 12 объект карантинда кала бирә. Приморье өлкәсендә кош гриппы буенча карантин игълан ителгән. 234 урында хайваннарда котыру авыруы теркәлгән. 33 урында терлекләрдә бруцеллез авыруы ачыкланган.
Яр Чаллы Әлмәт юлында Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары ветеринария җбелешмәсе булмаган килеш 10 000 баш үрдәк бәбкәсен ташу очрагына былккан. Ветеринария таләпләрен бозучы штрафка тартылган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районы Кызыл Яр авылында елга балыгы саткан вакытта ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Ветеринария таләпләре бозу ачыкланмаган.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында кош ите продукциясен ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказын үтәмәгән өчен гаепле зат штрафка тартылган.
14 нче май көнне Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Әлмәт районындагы умарталыкта ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында Россиянең авыл хуҗалыгы министрлыгы приказын тупас бозу ачыкланган. Умарталык хуҗасына протокол төзелгән.
12 нче май көнне Республикада “Татарстаннның чиста урманнары” дип исемләнгән акция үтте. Анда Дәүләт ветеринария хезмәте дә катнашты: Столбищенское урман фондында чхпләрне җыйдылар.
Чүпрәле районы “Цильна” хуҗалыгында малларны җәйге лагерьларга күчерү сорауларына багышланган семинар узды. Семинар эшендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре катнашты.
Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Әлмәт шәһәрендәге бер балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшергән. Тикшерү барышында кагыйдә бозу ачыкланмаган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа шәһәрендә 4 баш эре мөгезле терлек бозауларын сатканда ветеринария таләпләрен бозуны ачыклаган. Гаепле затларга карата штраф язылган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Яңа Чишмә һәм Чистай районнарындагы “Кулон” агрофирмасында элек табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерделәр. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләрен бозу ачыкланмаган, алдан табылган кимчелекләр бетерелгән.