Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районындагы постта ветеринария таләпләренә туры килми торган машина чарасында 40 баш эре мөгезле терлек ташу фактын ачыклаган. Әлеге факт Россия Федерациясе Законын үтәмәү дип санала. Гаепле зат административ штрафка тартыла.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Тәтеш интернат-мәктәбендә ветеринария кагыйдәләре үтәлеше буенча планлы тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмавы ачыкланган. Гаепле затка карата административ штраф яный.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Минзәлә шәһәрендәге постта ветеринария белешмәсе булмаган килеш 1 баш эре мөгезле терлек ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен бозган өчен гаепле зат штрафка тартылган.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Актаныш” постында ветеринария белешмәсе булмаган килеш 5 баш эре мөгезле терлек бозауларын ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен бозган өчен гаепле зат штрафка тартылган.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында ветеринария белешмәсе булмаган килеш 49 баш дуңгыз ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен бозган өчен гаепле зат штрафка тартылган.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында 154 кг күләмендә сосисканы ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаганнар. Ветеринария таләпләрен бозучы административ штрафка тартылган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районында 5 баш эре мөгезле терлек бозауларын саткан вакытта ветеринария кагыйдәләрен бозуны ачыклаган – малларга ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.
Бүген авыл хуҗалыгы министрлыгында электрон документларга күчү сорауларына багышланган видеоконференция үтте. Аны Россиянең авыл хуҗалыгы министры урынюасары Д. Хатуов алып барды. Киңәшмә эшендә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Росселҗхознадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хабипов катнашты.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Әтнә районыннан Чуваш Республикасына баручы машинада 4 баш эре мөгезле терлеккә ветеринария белешмәсе булмауны ачыклый. Гаепле зат штрафка тартыла.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа шәһәре территориясендә ветеринария белешмәсе булмаган килеш 150 баш чебеш сату очрагын кисәткән. Гаепле затка карата административ җәза каралган.