06.07.2018г. под контролем госветинспекторов Алексеевского ТО ГВИ ГУВ КМ РТ ветеринарными специалистами ГБУ «Алексеевское РГВО», проведена читка реакции на введённый ранее туберкулин крупному рогатому скоту в количестве 355 голов, принадлежащих ООО «Красный Восток Агро» животноводческий комплекс «Левашово» Алексеевского района.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама районында дуңгызларда африка чумасы авыруын профилактикалау максатында махсус рейд үткәрде. Рейд вакытында Смыловка авылында ирекле рәвештә дуңгызларның урамда йөрү фактын ачыклаганнар. Гаепле штрафка тартылаячак.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында эре мөгезле терлек бозаулары сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаеплеләргә карата административ штраф салынган.
6 нчы июль көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында ветеринария белешмәсе булмаган килеш кош ите ташу очрагын ачыклаган. Товар кире кайтарылган, гаеплегә карата протокол төзелгән.
6 нчы июль көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында кизү вакытында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 21 төрле транспорт чарасын тикшергән. Шуларның 9 ында ветеринария контролендә булырга тиешле йөк ташылган. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсендә хокук бозу ачыкланмаган.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары “Таврия-2” постында 56 кг күләмендә ит эшләнмәләре ташыганда ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган – продукция ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Гаепле затка карата протокол төзелгән.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендәге бер белем бирү йортында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында Таможня Союзының Техник Реглмаенты үтәлмәү ачыкланган: тавык йомыркалары тиешле шартларда сакланмаган. Гаепле затка карата штраф салынган.
Әлмәт районы ветеринария берләшмәсе белгечләре районда терлек азыгы әзерләү сыйфатын тикшерә. Сенаж салу технологиясен мәҗбүри саклаганда гына яхшы сыйфатлы азык әзерләргә мөмкин.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Сарман районында терлек азыгы әзерләүне контрольдә тотучы комиссия составында эшли.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Тәтеш районындагы балалар бакчасында элек табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләр табылмаган.