ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2018 ел
чәршәмбе

10 нчы июль көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Спасс районы Болгар шәһәрендәге балалар бакчасында алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Тикшерү нәтиҗәсендә ветеринария өлкәсендә кимчелекләр табылмаган.

10 нчы июль көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама районы Прости авылындагы балалар бакчасында ветеринария нормативлары актлары үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ачыкланган кагыйдә бозулар буенча протокол төзелгән.


10
июль, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов гражданнарны кабул итте. Сораулар һәм тәкъдимнәре булган гражданнар кабул итүгә  +7 (843) 221-77-47 телефон номеры аша алдан язылып куя ала. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кибинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов атна саен сишәмбе көнне Казан шәһәрендә Федосеевск урамы, 36 нчы йорт адресы буенча гражданнарны кабул итә.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районында кошчылык хуҗалыкларында планнан тыш тикшерүне дәвам итәләр. Ветеринария өлкәсендә табылган кимчелекләр буенча административ штраф турында протокол төзелә.

 

Түбән Кама территориаль бүлеге начальнигы Андрей Никитин Мөслим районындагы “Туган як” агрофирмасында ветеринария законы нормативлары үтәлешен тикшерде. Планлы тикшерү барышында норматив акталрның үтәлмәве ачыкланган. Гаепле затка карата протокол төзелгән.  

2 нче июльдән – 6 нчы июнль көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:

-         Серология бүлеге 1166 тикшерү үткәргән;

-         РИД буенча 274, ГЕМ буенча 84 тапкыр тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән;

-         Вирусология бүлеге 524 тапкыр кан тикшергән, 29 тапкыр патологик материал тикшерелгән;

-         Бактериология бүлеге 17 тапкыр паталогик материал, 2 терлек мәетен  тикшергән;

-         Биохимия бүлеге 57 тапкыр терлек азыгын тикшергән;

-         ПЦР бүлеге 32 тапкыр дуңгыздан патологик материал, 134 тапкыр кан, 77 төрле продукция тикшергән;

-         Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 9 тапкыр сөт тикшергәннәр;

-         Паразитология бүлегендә 19 тапкыр капрологиягә тикшерү үткәрелгән;

-         Токсикология бүлегендә 1 тапкыр сөт тикшерелгән, 5 тапкыр терлек азыгы тикшерелгән.

 


9
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Олы Кайбыч авылында бозаулар сатканда ветеринария кагыйдәләре үтәлмәүне ачыклаган – малларга тиешле ветеринария белешмәләре булмаган. Гаепле затларга карата штраф салынган.

 

8 нче июль көнне Чистай районы Каргалы авылы янында машина бәрдергән кабан дуңгызы мәете табылган. Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары күзәтүе астында Чистай районы ветеринария берләшмәсе белгечләре кабан дуңгызы мәетен биотермик базга илтелгән, тикшерү өчен материал алгач, мәет яндырылган. Кабан дуңгызы материалы тикшерү өчен ветеринария лабораториясенә озатылган.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа шәһәре территориясендә кошлар сатканда ветеринария таләпләрен бозуны ачыклый – кошларга тиешле ветеринария белешмәсе язылмаган. Әлеге вакыйга авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказын үтәмәү дип санала. Гаеплеләр штрафка тартыла.

 

Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Чувашиядән Казанга килүче машинада ит ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: продукция тиешле температураны саклый торган җиһазларсыз ташылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International