ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Алексеевск районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Кызыл Шәрыкъ” оешмасына караган терлекчелек комплексында 790 баш эре мөгезле терлеккә элек кертелгән туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.


13
июль, 2018 ел
җомга

Цивильск – Сызрань юлында Апас территориаль бүлеге инспекторлары ветеринария таләпләре үтәлмәү очрагын ачыклаган: 100 баш үрдәк бәбкәләре ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Әлеге факт буенча административ штраф каралган.

13 нче июль көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Әлки районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе белән берлектә Базарлы МАтак авылында тиешле булмаган урында оештырылган сату урыннарын ачыклау буенча рейд үткәрде. Рейд вакытында ветеринария белешмәсе булмаган килеш балык сату очрагы ачыкланган. Сәүдә туктатылган, гаепле зат җаваплылыкка тартылган.  

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кама Тамагы районында тиешле булмаган урында, ветеринария таләпләрен үтәмичә кошлар сату очрагын ачыклаган. Сатылучы кошларга ветеринария белешмәсе булмаган. Әлеге факт буенча административ җаваплылык турында проткол төзелгән.  

1993 нче елның 13 нче июль көнендә Татарстан Президенты “Татарстан Республикасында ветеринария турында” законга кул куйды. Әлеге закон республика территориясендә ветеринария эшен оештыру буенча бердәм принципларны билгеләргә мөмкинлек тудырды. Бу көнне татарстан ветеринариясе көне дип тә атарга була.   


12
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

11 нче июль көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Саескан тавы авылы янындагы Казан – Оренбург юлында тиешле булмаган урында балык сату очракларын кисәтү максатыннан махсус рейд оештырган. Рейд дәвамында ике урында тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш балык сату очрагы ачыкланган. Сату тукталылып, гаепле затларга административ протокол төзелгән.  

11 нче июль көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Балык Бистәсе районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе белән берлектә, кош гриппын профилактикалау максатында Балык Бистәсе районында кош сату урыннарында рейд үткәрде. Рейд вакытында ветеринария белешмәләре булмаган килеш каз һәм үрдәк бәбкәләре сату очрагы ачыкланган. Кошлар сату туктатылган, гаеплеләргә карата штраф салынган.


11
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Роспотребнадзор соравы буенча Югары Ослан районы территориясендә сөт эшкәртү һәм сыр ясау цехын ачыклау буенча тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында Югары Ослан районында мондый төр цех булуы ачыкланмаган.

10 нчы июль көнне Саба территориаль бүлеге инспекторлары “Кольцо-1” постында 50 данә эре мөгезле терлек тиресен ташыганда ветеринария таләпләре бозылу фактын ачыклаган: тиреләргә тиешле ветеринария белешмәсе бирелмәгән. Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказын бозган өчен гаепле зат штрафка тартылган.

10 нчы июль көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Спасс районы Болгар шәһәрендәге застаханәдә планлы тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсендә кимчелекләр табылган: терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затка карата административ штраф язылган.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International