Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында кизү вакытында Чуваш республикасына баручы машинада 5 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклый – малларга ветеринария белешмәсе булмаган. Гаеплеләр административ штрафка тартылган.
9 нчы август көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында кизү вакытында 28 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләрен тупас бозу очрагын ачыклаган: Башкортстанна Әгерҗегә ташылучы малларга ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартыла.
![]()
8 нче август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Кузайкино – Нурлат юлындагы “Камышла” постында 19 берәмлек транспорт чарасын тикшергән. Тикшерү барышында ике тапкыр ветеринария кагыйдәләре үтәлмәү ачыкланган: малларны ветеринария белешмәсеннән башка ташу һәм тиешенчә пломбалаштырылмаган цистернада сөт ташу. Ике очрак буенча да гаеплеләр штрафка тартылган.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында кизү вакытында Пермь өлкәсеннән Ульян өлкәсенә баручы машинада 12 баш эре мөгезле терлек бозауларын ташуда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклый. Маллар ветеринария белешмәсеннән башка ташылган. Әлеге факт өчен гаепле зат административ штрафка тартыла.
8 нче август көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула - 1” постында 244 кг күләмендә суытылган балык ташыганда ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган: продукциягә тиешле ветеринария белешмәсе алынмаган була. Гапеле затны административ штрафка тарталар.
8 нче август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә кизү вакытында 22 берәмлек транспорт чарасын туктатып тикшергән. Шуларның 11 ендә ветеринария контролендә булырга тиешле йөк ташылган. Транспорт чараларын тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләре бозылу факты ачыкланган: сөт тиешенчә ябылмаган цистернада ташылган. Гаепле зат штраф түләячәк.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Чувашия республикасыннан килүче машинаның маллар ташыганнан соң тиешенчә дезинфекция үтмәгәнлеген ачыклаган. Ветеринария таләпләрен үтәмәгән өчен гаепле зат штрафка тартылган.
8 нче август көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Минзәлә районындагы постта 100 кг күләмендә колбаса эшләнмәләре ташыганда ветеринария таләпләрен бозу фактын ачыклаган: транспорт чарасы тиешле температураны саклый торган җиһазлар белән тәэмин ителмәгән. Әлеге күренеш Таможня Союзының Техник Регламентын бозу дип санала. Гаепле затка штраф салынган.
8 нче августтан 12 сенә кадәр Сахалин өлкәсендә WorldSkills Russia “Яшь профессионаллар” VI нчы милли чемпионат финалы үтә. Бүген аны ачу тантанасы үтте. 63 компетенция буенча төп ярышлар Көньяк Сахалиндагы “Аллея” комплексында һәм Корсаков районындагы “Пушистый” аэродромында үтәчәк. Ярышларда “Ветеринария” компетенциясе буенча Татарстанны Буа ветеринария техникумы студенты Анжелика Тәҗетдинова тәкъдим итәчәк.