Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районындагы кизү постында терлекләрне машинада ташыганда втернария таләпләре үтәлмәү очрагы ачыкланган: маллар транспорт чарасында тиешенчә бәйләмичә урнаштырылган. Гаепле затны административ штрафка тарталар.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Саескан тавы постында кизү вакытында 22 берәмлек транспорт чарасын тикшергән. Шуларның 13 ендә ветеринария инспекторлары контролендә булырга тиешле йөк ташылган. Тикшерү вакытында ике тапкыр ветеринария таләпләре үтәлмәү факты ачыкланган. Терлекчелек продукциясе ветеринария белешмәсеннән башка ташылган. Гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылган.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов гражданнарны кабул итте. Сораулар һәм тәкъдимнәре булган гражданнар кабул итүгә +7 (843) 221-77-47 телефон номеры аша алдан язылып куя ала. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кибинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов атна саен сишәмбе көнне Казан шәһәрендә Федосеевск урамы, 36 нчы йорт адресы буенча гражданнарны кабул итә.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Әлки районы Югары Әлки авылындагы балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Ветеринария таләпләрен үтәмәгән өчен гаепле зат административ штрафка тартыла.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Әлки районы Иске Такталы авылындагы балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Ветеринария таләпләрен үтәмәгән өчен гаепле зат административ штрафка тартыла.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары дуңгызларда африка чумасы авыруын профилактикалау максатында Әлки районы Иске Такталы авылында махсус рейд үткәргән. Рейд вакытында авыл урамында дуңгызларның ирекле йөрүе ачыкланган. Әлеге маллар хуҗасы административ штраф түләргә тиеш була.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа – Яльчики юлындагы ветеринария-полиция постында Чувашия Республикасыннан Татарстанга килүче машинада ветеринария белешмәсе булмаган килеш бер баш дуңгыз ташу очрагын ачыклаган. Әлеге күренеш ветеринария таләпләрен тупас бозу дип санала. Гаепле зат административ штрафка тартылган.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч – Камышлы юлында сыер итен ташыганда Таможня Союзы Техник Регламентын үтәмәү очрагын ачыклаган. Сыер ите тиешле температураны саклаый торган җиһазлар белән җайланмаган була. Гаепле затка административ хокук бозу турында протокол төзелгән.
6 нчы август көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кама Тамагы районындагы “Волга” ял һәм сәламәтләндерү лагыренда ветеринария өлкәсендә алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Тикшерү барышында кимчелекләрнең вакытында бетерелүе ачыкланган.