8 нче августтан 12 сенә кадәр Сахалин өлкәсендә WorldSkills Russia “Яшь профессионаллар” VI нчы милли чемпионат финалы үтте. Ярышларда “Ветеринария” компетенциясе буенча Татарстанны Буа ветеринария техникумы студенты Анжелика Тәҗетдинова тәкъдим итте һәм зур уңышка иреште. Анжелика – үз компетенциясендә җиңүче!
10 нчы август көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә кизү вакытында 40 кг ит һәм колбаса эшләнмәләрен ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаганнар. Гаепле затлар административ хокук бозу сәбәпле әштраф түләргә тиеш була.
10 нчы август көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында кизү вакытында Чувашия республикасыннан Казанга китерелүче итне ветеринария таләпләрен бозып ташу очрагы ачыкланган: ит ташучы машинада тиешле температураны саклый торган җиһазлар булмаган. Таләпләрне үтәмәүче штраф түләргә тиеш була.
9 нчы август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Кузайкино – Нурлат юлындагы постта 13 берәмлек транспорт чарасын тикшергән. Транспорт чараларын тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу очраклары ачыкланган: ташылучы колбаса эшләнмәләренә ветеринария белешмәсе булмау һәм сыер итен өеп ташу очраклары. Гаепле затларга административ хокук бозу турында протокол төзелгән.
9 нчы август көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында кизү вакытында ветеринария таләпләре үтәлмәү фактын ачыклаган: Әгерҗе районыннан Чувашия республикасына баручы машинада 6 баш эре мөгезле терлек тиешенчә бәйләнмәгән була. Әлеге күренеш ветеринария кагыйдәләрен бозу дип санала. Гаепле зат административ штрафка тартыла.
9 нчы август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 19 берәмлек транспорт чарасын туктатып тикшергән. Шуларның 8 ендә ветеринария инспекторлары контролендә булырга иешле йөк ташылган. Тикшерү барышында ветеринария белешмәсе булмаган килеш колбаса эшләнмәләре ташу очрагы ачыкланган. Ветеринария таләпләрен үтәмәүче административ җаваплылыкка тартылган.
9 нчы август көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Лаеш районыннан Югары Осланга баручы машинада 4 баш эре мөгезле терлекне веетринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен тупас бозучы административ штрафка тартыла.
Бүген Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә республиканың ветеринария белгечләре хисап киңәшмәсенә җыелды. Киңәшмәне Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алып барды. Терлекләрдә инфекцион авыруларны профилактикалау, ветеринария белешмәләрен электрон бирү системасына күчү барышы турында сүз барды.
9 нчы август көнне Түбән Кама территораиль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендәге базарда үткәрелгән махсус рейд вакытында тиешле булмаган урында ветеринария таләпләрен бозып сөт, сөт продукцияләре, елга балыгын сату очрагын кисәткән. Ветеринария кагыйдәләрен үтәмәүче административ штрафка тартыла.