ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Саба территориаль бүлеге инспекторлары Әтнә районындагы “Чулпан” ял һәм сәламәтләндерү лагерында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшергән. Тикшерү барышында ветеринария законын бозу очрагы ачыкланмаган.

4 нче август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районындагы бер балалар бакчасында алдан табылган икмчелекләрнең бетерелүен тикшерделәр. Тикшерү барышында ветеринария таләпләре үтәлмәү факты ачыкланмаган. Алдан табылган кимчелекләр бетерелгән.

4 нче сентябрь көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә махсус рейд вакытында ветеринария таләпләре бозылу фактын ачыклаган. Хатын-кыз ветеринария белешмәсе булмаган килеш елга балыгын саткан. Сатучыга административ хокук бозу турында протокол төзелгән.


4
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

3 нче август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Алексеевск районындагы бер балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария законнарын бозу очрагы ачыкланмаган.

3 нче август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Нурлат Сөте” предприятиясе өчен Венгриядән кайтарылган 95 баш эре мөгезле терлекне кабул итүдә катнаштылар.

3 нче сентябрь көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары “Таврия-2” постында ит продукциясен ташыганда Таможня Союзы Техник Реглмантын бозу очрагын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен бозучы штраф түләргә тиеш була.  

 

Саба территориаль бүлеге инспекторлары умарталыкта ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында кайсыбер кимчелекләр ачыкланган. Умарталык хуҗасы административ штрафка тартылган.


3
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Арча районы ветеринария берләшмәсендә айлык исәп-хисап җыелышында ветеринария көнен дә билгеләп үттеләр. Татарстанда ветеринария хезмәте оешканга 25 ел тулу уңаеннан, Арча районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов алдынгы хезмәткәрләргә рәхмәт хатлары тапшырды.

27 нчы августтан – 31 нче август көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:

-         Серология бүлеге 1801 тикшерү үткәргән;

-         РИД буенча 254 тапкыр тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән;

-         Вирусология бүлеге 996 тапкыр кан тикшергән, 3 тикшерү котыру авыруын ачыкларга үткәрелгән;  

-         Бактериология бүлеге 7 тапкыр паталогик материал тикшергән;

-         Биохимия бүлеге 6 тапкыр терлек азыгын тикшергән;

-         ПЦР бүлеге 1238 төрле тикшерү үткәргән;  

-         Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 4 тапкыр сөт тикшергәннәр, 3 тапкыр бал, 2 тапкыр сөт продукциясен тикшергәннәр;

-         Паразитология бүлегендә 127 тапкыр капрологиягә, 2 тапкыр бал кортына тикшерү үткәрелгән;

-         Радиология бүлегендә 11 тапкыр терлек азыгын, 1 тапкыр сөт тикшерелгән;

-         Токсикология бүлегендә 39 төрле материал тикшергәннәр.  

 

1 нче август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районы Кызыл Яр авылында елга балыгы сатканда ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерделәр. Ветеринария законын бозу очрагы ачыкланмаган.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International