4 нче сентябрь көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә махсус рейд вакытында ветеринария таләпләре бозылу фактын ачыклаган. Хатын-кыз ветеринария белешмәсе булмаган килеш елга балыгын саткан. Сатучыга административ хокук бозу турында протокол төзелгән.