Тәтеш районында ветеринария белгечләре халык белән очрашты

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Бүген Тәтеш районы ветеринария берләшмәсендә  авыл хуҗалыгы рәисләре, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы катнашында халык җыены үтте. Җыенда күтәрелгән төп сорау – шәхси хуҗалыкларда лейкоз авыруын бетерү. Җыен дәвамында ветеринария белгечләре нодуляр дерматит, ящур, дуңгызларда африка чумасы, кош гриппы, котыру авыруларын булдырмау турында да сүз барды. Ветеринария табиблары халыкка төрле йогышлы авыруларны булдырмау максатында нинди профилактик чаралар күрү мөмкинлеген сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International