Мәскәү шәһәрендә “Алтын көз” дип исемләнгән Россиякүләм агросәнәгать күргәзмәсе эше тәмамланды. Бу чара 17 ел дәвамында авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрне яңалыклар белән таныштырды. Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан быел да күргәзмә кысаларында ветеринария өлкәсенә кагылышлы берничә номинациядә бәйге игълан ителгән иде. Бүген аның җиңүчеләре билгеле булды. Татарстан Республикасы Министралр Кабинетының Баш ветеринария идарәсе «За ликвидацию очагов бешенства животных на территории Республики Татарстан» номинациясендә көмеш медальгә, Казан шәһәренең ветеринария берләшмәсе «За разработку и внедрение программы по профилактике и ликвидации заразных болезней животных в г. Казани» номинациясендә алтын медальгә лаек булды.
Апас, Кайбыч, Буа, муниципаль районнарындагы “Ак Барс” холдинг компаниясенең терлекчелек өлкәсендә сөт саву күләмен арттыру, терлекләр санын саклап калуга анализ ясау максатыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аппараты, Баш ветеринария идарәсе белгечләреннән торган эшче төркем оештырылды. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, эшче төркем белән берлектә Буа һәм Апас районындагы авыл хуҗалыгы оешмаларында эш алып бара.