Ветеринарлар бәйрәмгә чакыра!

2016 елның 20 декабре, сишәмбе

25 нче декабрь көнне 10.00 сәг тә Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы скверда “Хайваннар дөньясында” дип исемләнгән бәйрәм була.
Аны Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршында баш ветеринария идарәсе оештыра.
Бәйрәм программасында: мал табибларына машиналар тапшыру, ярминкә, авыл хуҗалыгы продукциясенә дегустация, бәйгеләр, уеннар, күргәзмәләр. Иң мөһиме – лотерея! Төп бүләк – тай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International