ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2018 ел
дүшәмбе

4 нче март көнне Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында ветеринар белешмәсе булмаган килеш 80 баш яшь тавык сату очрагын ачыклаган. Әлеге факт буенча гаепле кешегә административ җаваплылык яный.  

2 нче март көнне Арча районы ветеринария берләшмәсе белгечләре Яңа Сала авыл советында узган халык җыенында катнашты. Ветеринария белгечләре кешеләр һәм хайваннар өчен кукркыныч булган авыруларны профилактикалау, эре мөгезле терлектә лейкоз авыруын булдырмау чаралары турында сөйләделәр. Мал асраучыларга кирәкле киңәшләр тупланмалары таратттылар.

4 нче март көнне Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылы территориясендә эре мөгезле терлек бозауларын сату вакытында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагына юлыккан. Малларга ветеринар белешмәләр булмаган. Әлеге факт буенча гаепле зат административ җаваплылыкка тартылган.

Баш ветеринария идарәсенең Апас территоиаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә Чүпрәле районындагы хуҗалыкларда 900 баш эре мөгезле терлекне туберкулезга тикшерде.

Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч – Комсомольск юлында Казаннан Чуваш республикасына баручы машинада 40 кг күләмендә кош итенә ветеринар белешмш булмавын ачыклый. Ветеринария кагыйдәләрен тупас бозучы административ штрафка тартыла.


3
март, 2018 ел
шимбә

Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары төзәтү учреждениеләрендә закон үтәлешен тикшерүче Казан прокуроры ярдәмесе белән берлектә Яшел Үзән районындагы ФКУ ИК-5 тә ветеринария кагыйдәләрен үтәлешне, дуңгызларда африка чумасы вирусын профилактикалау чаралары үтәлешен тикшерде. Тикшерү нәтиҗәсендә табылган кимчелекләрне төзәтү өчен вакыт бирелде.

2 нче март көнне Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районындагы балалр бакчасында планлы тикшерү үткәрә. Тикшерү вакытында ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу ачыкланган: терлекчелек продукциясенә ветеринар белешмәләр юк. Мондый кимчелекне җибәргән җаваплы зат штрафка тартыла.

Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районындагы бер мәктәптә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерә. Тикшерү вакытында тиешле кагыйдәләрен тупас бозу очрагы ачыкланган: кайсыбер терлекчелек продукциясенә ветеринария белешмәсе язылмаган. Кагыйдәләрне тупас бозган зат штраф түләргә тиеш була.


2
март, 2018 ел
җомга

Бүген Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Фермерлар Ассоциациясенең XVIII нче съездында катнашты. Съездның 2017 елдагы эшчәнлегенә бәя доклады белән фермерларАссоциациясе рәисе Камияр Байтемиров чыгыш ясады. Соңрак республиканың башка фермерларына да сүз бирелде.    

2 нче март көнне Баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль бүлеге инспекторлары Питрәч районында ветеринар белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария кагыйдәләрен тупас бозган зат штраф түләяәчәк.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International