Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районындагы бер мәктәптә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринар белешмәләр булмавы ачыкланган. Нәтиҗәдә, гаепле затка карата административ протокол төзелгән.