Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары тиешле булмаган урында сәүдә итүне тикшерү буенча рейд вакытында ветеринария кагыйдәләре үтәлмәвен ачыклаган: 240 кг күләмендәге колбаса эшләнмәләренә ветеринария белешмәләре булмаган. Гаеплегә карата штраф язылган.
Саба территориаль бүлеге инспекторлары Ветеринария белешмәләре булмаган килеш контрольдә тотылырга тиешле йөк ташу очрагын кисәткәннәр. Гаеплегә карата штраф язылган.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары тиешле булмаган урында сәүдә итүне ачыклау буенча үткәрелгән рейд вакытында ветеринар белешмәсе булмаган килеш балык һәм сөт сату очрагын ачыклаган. Сәүдә тукталыган. Гаеплегә штраф язылган.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары ярминкә территориясендә терлекчелек продукцияләрен сату вакытында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен контрольдә тота.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1”постында кизү вакытында Әгерҗе районыннан килүче машинада 142 кг дуңгыз итенә ветеринария белешмәсе булмавын ачыклаган. Гаеплегә карата административ җаваплылык каралган.
15 нче март көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары постта кизү вакытында Әгерҗе районына баручы машинада 3 баш мөгезле эре терлеккә ветерианрия белешмәсе булмавын ачыклаганнар. Гаеплегә карата административ җаваплылык каралган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа шәһәре территориясендә тиешле ветеринария белешмәләре булмаган килеш эре мөгезле терлек бозауларын сату очрагын ачыклаган. Хокук бозучылар административ җаваплылыкка тартылган.
Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Азнакай районындагы бер балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшергән. Табылган кимчелекләр буенча административ протокол төзелгән.
15 нче март көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Әлки районындагы бер мәктәптә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү вакытында, терлекчелек продукциясенә ветеринария белешмәсе булмау очрагы ачыкланган.
15 нче март көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Әлки районындагы бер балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү вакытында, терлекчелек продукциясенә ветеринария белешмәсе булмау очрагы ачыкланган.