ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2018 ел
сишәмбе

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Спасс районындагы балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшергәннәр. Терлекчелек продукциясенә ветеринария белешмәсе булмаган өчен, гаеплегә карата административ җәза каралган.

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Актаныш агрофирмасындагы туберкулинга уңай нәтиҗә биргән мөгезле эре трелекне тикшерү өчен чалганнар. Тикшерү нәтиҗәләре туберкулез авыруы булмавын күрсәткән.

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Актаныш районындагы хуҗалыкта мөгезле эре терлеккәэлек кертелгән туберкулин нәтиҗәләрен өйрәнделәр.

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Актаныш районындагы сөт комбинатында ветеринария кагыйдәлре үтәлешен тикшерде. Элек күрсәтелгән кимчелекләр бетерелгән.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә тиешле булмаган урында сату итүне ачыклау буенча рейд үткәрде. Ветеринария белешмәсе булмаган килеш колбаса эшләнмәләре сатучыга карата протокол төзелгән, аңлату эшләре алып барылган.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары  Трудовой бистәсенә Свердловск өлкәсеннән кайтарылган 35 баш мөгезле эре терлекне кабул итеп карантинга кую эшендә катнаштылар.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары  Зәй районындагы хуҗалыкта туберкулинга уңай нәтиҗә биргән мөгезле эре трелекне тикшерү өчен чалганнар. Тикшерү нәтиҗәләре туберкулез авыруы билгеләрен ачыкламаган.

Казана территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә тиешле булмаган урында ветеринария белешмәсе булмаган килеш балык сатуны ачыклаган.  Гаеплегә карата административ җәза каралган.

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә тиешле булмаган урында ветеринария белешмәсе булмаган килеш колбаса эшләнмәләре сатуны ачыклаган.  Гаеплегә карата административ җәза каралган.

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Малиновка постында малларны ташыганда ветеринария кагыйдәләре тупас бозылу очракларын ачыклаган: маллар тиешенчә бәйләнмәгән була. Гаеплегә карата административ җәза каралган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International