ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары постта кизү вакытында ит продукциясенә ветеринар белешмә булмаган килеш ташу очрагына юлыккан. Гаепле затка протокол төзелә.  

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Зубов” хуҗалыгындагы 366 баш мөгезле эре терлеккә элек ясалган туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.


21
март, 2018 ел
чәршәмбе

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары мал ташу белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр белән аңлату эшләре алып барды. Малларда булырга мөмкин булган вируслы авырулар турында белешмәлекләр тараттылар.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Зәй рафонындагы хастаханәдә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерделәр. Табылган кимчелекләрне бетерү өчен вакыт бирелде.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районындагы балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерделәр. Табылган кимчелекләрне бетерү өчен вакыт бирелде.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә тиешле булмаган урында терлекчелек продукциясен сату буенча тиле булмаган урыннарны ачыклады. Ветеринария кагыйдәләре бозылган очракта аңлату эшләре алып барылды.

Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре белән сакчыллык турында киңәшмә үтте.


20
март, 2018 ел
сишәмбе

Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Татарстан районнарында эшләүче ветеринария белгечләре белән очрашу үткәрде.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районындагы постта 43 кг балык продукциясен ветеринар белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын кисәктәннәр. Гаеплегә карата административ җәза каралган.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Алексеевск районындагы балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшергәннәр. Ветеринария кагыйдәләре бозу очрагы ачыкланмаган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International