ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2018 ел
дүшәмбе

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Саескан тавы постында сөт ташыган вакытта Таможня Союзы Техник Регламенты бозылу очрагын кисәткәннәр. Гаеплегә карата административ җәза каралган.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат шәһәрендәге постта 922 кг сөт ташучы машинада ветеринария белешмәсе булмавын ачыклый. Гаеплегә карата административ җәза каралган.

Саба территориаль бүлеге инспекторлары Питрәч районындагы хуҗалыктагы 778 баш малда туберкулезка каршы диагностик тикшерүләр үткәргән.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә тиешле булмаган урында сату итү урыныда ветеринария кагыйдәләре бозылу очракларына юлыкканнар. 65 кг күләмендә колбаса сатучыга карта штраф каралган.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә терлекчелек продукцияләрен сату урыннарында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Зәй районындагы хуҗалыкта туберкулинга уңай нәтиҗә биргән мөгезле эре трелекне тикшерү өчен чалганнар. Тикшерү нәтиҗәләре туберкулез авыруы билгеләрен ачыкламаган.

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Тукай  районында бер җәмгыятьтә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерделәр. Элек табылган кимчелекләр бетерелгән, ветеринария таләпләре бозылу ачыкланмаган.

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Тула – 2 постында балык продукциясен ташыганда ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагына юлыккан: продукциягә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаеплегә карата административ җәза каралган.

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары постта сыер итен ташучы машинада ветеринария кагыйдәләре бозылу фактын тапкан: иткә ветеринария белешмәләре булмаган. Гаеплегә карата административ җәза каралган.

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Яр Чаллы территориясендә базарда рейд вакытында ветеринария кагыйдәләре үтәлмәү фактына юылккан. 4 кг күләмендәге елга балыгы ветеринария белешмәсеннән башка гфына сатылган. Хокук бозучы штраф түләргә тиеш була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International