Яр Чаллы территориалҗ бүлеге инспекторлары “Тула-2” постында 17 кг дуңгыз маен ветеринар белешмәсе булмаган килеш ташуны ачыклыйлар. Авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказын үтәмәгән өчен сатучы штрафка тартылган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат ат заводында тикшерү үткәрде. Тикәерү нәтиҗәләре буенча акт төзелде.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат ветеринария берләшмәсе белгечләре белән “Алексеевское” җәмгыятендәге малларга элек кертелгән туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.
19 нчы 26 нчы март көннәрендә эпизоотия халәтендә түбәндәге үзгәрешләр күзәтелгән:
Калининград өлкәсендә АЧС буенча карантин бетерелгән;
Владимир өлкәсендә АЧС буенча карантин дәвам итә;
16 урында бруцеллез авыруы ачыкланган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа районы территориясендә ветеринария белешмәсе булмаган килеш мөгезле эре терлек сату очрагын фаш иткән. Гаепле зат штраф түләргә тиеш була.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы территориясендә ветеринария белешмәсе булмаган килеш мөгезле эре терлек сату очрагын фаш иткән. Гаепле зат штраф түләргә тиеш була.
Яшел Үзән районы ветеринария берләшмәсе белгечләре Яңа турада үткән авыл хуҗалыгы ярминкәсе вакытында тиешле контрольне алып баралар. Сатыла торган барлык төр продукцяи дә тиешле белешмәләре булган очракта гына халыкка җиткерелә.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары постта ике баш мөгезле эре терлеккә ветеринар белешмә булмау фактын ачыклый. Гаепле кеше административ җаваплылыкка тартыла.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Саескан тавы постында сөт ташыганда ветеринария кагыйдәләре бозуны ачыклый – сөт тиешенчә ябылмаган сатытта ташылган. Гаепле кеше административ җаваплылыкка тартыла.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары гражданнарның түләнмәгән штраф эшләрен суд приставларына тапшырды.