ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2018 ел
җомга

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат һәм Әлки районннарында мәхәлләләре вәкилләре, читтән маллар ташу белән әөгыльләнүчеләр белән киңәшмә үткәрделәр. Корбан Бәйрәменә әзерлек вакытында читтән маллар керткән вакытта үтәлергә мәҗбүри булган кагыйдәләр турында сүз барды.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районындагы бер балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Ветеринария кагыйдәләре үтәлмәгән өчен җаваплы кешегә штраф салынды.

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Кама постында юл-патруль хезмәте белән берлектә 720 данә тавык йомыркасын ветеринар белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын фаш иткәннәр. Ветеринария кагыйдәләрен тупас бозган өчен җаваплы кеше административ штрафка тартыла.


19
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Баулы районында Гагарин исемендәге мәктәптә ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерделәр. Планлы тикшерү барышында ветеринария өлкәсендә хокук бозулар ачыкланмаган.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районындагы Кубасс балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерделәр. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кагыйдә бозулар ачыкланмаган.

Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Баулы районындагы Поповка балалар бакчасында алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшергәннәр. Ветеринария өлкәсендә кагыйдә бозулар ачыкланмаган.

 

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Саескан тавы постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 19 берәмлек транспорт чарасын тикшергәннәр. Шуларның 11 е контрольдә тотылырга тиеш булган йөк төягән. Бер очракта сыер итен ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу ачыкланган. Гаепле кешегә административ штраф каралган.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районы мәхәлләләре вәкилләре белән киңәшмә үткәрделәр. Корбан Бәйрәменә әзерлек вакытында читтән маллар керткән вакытта үтәлергә мәҗбүри булган кагыйдәләр турында сүз барды.

Әлмәт районы ветеринария инспекторалры Баулы районындагы урта мәктәптә алдан табылган ветеринария кагыйдәләрен бозу очракларын бетерүне тикшерделәр. Таләпләр бозылу ачыкланмаган.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Яңа Чишмә районы ветеринария берләшмәсе белән берлектә шәхси эшмәкәрләр, мөхтәсибәт вәкилләре белән терлек һәм кош-кортлар сатып алганда үтәлергә тиешле мәҗбүри таләпләр турында киңәшмә үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International