Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Саескан тавы постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 19 берәмлек транспорт чарасын тикшергәннәр. Шуларның 11 е контрольдә тотылырга тиеш булган йөк төягән. Бер очракта сыер итен ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу ачыкланган. Гаепле кешегә административ штраф каралган.