ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2018 ел
җомга

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары стационар постта кизү вакытында ике эре мөгезле терлек иташыган вакыта ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу очрагын ачыклаган: малларга ветеринария белешмәсе алынмаган. Гаепле затка карата административ проткол төзелгән.  

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Малиновка постында Чуваш республикасыннан килүче машинаның маллар ташыганнан соң тиешенчә дезинфекция үтмәгәнлеген ачыклаган. Әлеге күренеш ветеринария таләпләрен тупас бозу дип санала. Гаеплегә карата протокол төзелгән.

Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Азнакай районындагы бер балалар бакчасында алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшергән. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләре бозу очраклары ачыкланмаган, кимчелекләр бетерелгән.

4 нче май көнне Түбән Кама территориаль бүлеге иснпекторлары Түбән Камадагы базар янында туң балык һәм пластик шешәләрдә сөт сатканда ветеринария кагыйдәләрен бозуны ачыклаган. Сатылучы продукция тиешле булмаган урында ветеринария белешмәсез сатылган. Гаеплегә карата административ штраф каралган.

 


3
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

23 нче апрельдән 3 майга кадәр вакыт аралыгында Россия Федерациясе территориясендә түбәндәге үзгәрешләр күзәелгән:

Саратов өлкәсендә африка чумасы авыруы буенча карантин бетерелгән;

Белгород өлкәсендә кыргый фаунада бер АЧС очрагы теркәлгән;

Владимир өлкәсенә вирус буенча 2 урында АЧС буенча карантин саклана;

58 урында бруцеллез авыруы килеп чыккан.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Нурлат юлындагы постта 3 төрле ветеринария кагыйдәсен бозу очрагына юлыккананнар. Барлык төр хокук бозулар буенча да административ җаваплылык каралган.

Буа шәһәре территориясендә Апас территориаль бүлеге инспекторлары эре мөгезле терлек бозауларын сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: малларга ветеринария белешмәсе булмаган. Әле факт буенча, закон бозучыга карата штраф турында проткол төзелгән.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Аксубай районы ветеринария берләшмәсе уздырган айлык отчет җыелышында катнаштылар. Киңәшмә эшендә ветеринария белгечләре, хуҗалыкларның мал табиблары катнашты.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында эре мөгезле терлек бозауларын сату вакытында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагына юлыккан. Малларга ветеринария белешмиәсе булмаган. Бу очракта сатучыларга карата администартив проткол төзелгән, сату туктатылган.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Апас районындагы шәхси эшмәкәрдә ветеринария таләпләре үтәлкешен тикшерде. Табылган кимчелекләрне бетерү буенча аңлату эшләре алып барылган һәм протокол төзелгән.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International