Казан территориаль бүлеге инспекторлары Малиновка постында Чуваш республикасыннан килүче машинаның маллар ташыганнан соң тиешенчә дезинфекция үтмәгәнлеген ачыклаган. Әлеге күренеш ветеринария таләпләрен тупас бозу дип санала. Гаеплегә карата протокол төзелгән.