Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөмслим районы янындагы постта кизү вакытында авыл хуҗалыгы кошларын ташу вакытында ветеринария кагыйдәләрен бозган затларны административ җаваплылыкка тарта.
Бүген Сарман районында ит һәм сөтчелек продукциясен җитештерүчеләрнең вәкилләре катнашында ветеринария белешмәсе бирү буенча яңача эшләү алымнарын өйрәтү максатында киңәшмә үтте. Доклад белән Сарман районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илфат Солтанов чыгыш ясады.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районындагы бер мәктәптә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерә. Тикшерү барышында алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүе ачыкланган, ветеринария кагыйдәләрен бозу күзәтелмәгән.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Ульяновск юлында 3 баш эре мөгезле терлекне ташыганда ветеринария таләпләре бозылу ачыкланган: малларның ветеринария белешмәсендә тиешле мәгълүмат теркәлмәгән. Ветеринария турындагы Законны үтәмәүче штрафка тартылган.
Казан Ульяновск юлында Апас территориаль бүлеге инспекторлары ветеринария белешмәсе булмаган килеш эре мөгезле маллар ташу очрагын кисәткән. Ветеринария таләпләрен бозучы административ җаваплылыкка тартылган.