Бүген Сарман районында ит һәм сөтчелек продукциясен җитештерүчеләрнең вәкилләре катнашында ветеринария белешмәсе бирү буенча яңача эшләү алымнарын өйрәтү максатында киңәшмә үтте. Доклад белән Сарман районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илфат Солтанов чыгыш ясады.