Апас территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Ульяновск юлында 3 баш эре мөгезле терлекне ташыганда ветеринария таләпләре бозылу ачыкланган: малларның ветеринария белешмәсендә тиешле мәгълүмат теркәлмәгән. Ветеринария турындагы Законны үтәмәүче штрафка тартылган.
Казан Ульяновск юлында Апас территориаль бүлеге инспекторлары ветеринария белешмәсе булмаган килеш эре мөгезле маллар ташу очрагын кисәткән. Ветеринария таләпләрен бозучы административ җаваплылыкка тартылган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа һәм Чүпрәле районнардагы үләт базларының торышын тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләреннән соң, актлар өзелеп, обүектларның халәте күрсәтелде.
Баш ветеринария идарәсенең ревизион эшче төркеме Балтач районы ветеринария берләшмәсендә 2017 еллык финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Республика ветеринария лабораториясе директоры Марс Валиев җитәкчелегендә киңәшмә үтте.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районында бер балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерделәр. Тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Ветеринария таләпләрен үтәмәгән өчен җаваплы зат административ җәзага тартылган.
Яр чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Әгерҗе районы территориясендә Ветеринария белешмәсе булмаган килеш 60 баш дуңгыз ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария кагыйдәләрен тупас бозучы административ җаваплылыкка тартылган.
Бүген Республика ветеринария лабораториясе белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады. Үзләренең рәхмәт хисләрен алар открытка һәм азык-төлек җыелмасыннан торган бүләк белән белдерделәр.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында кизү вакытында 100 баш бройлер чебешләрен ташыганда ветеринария таләпләрен үтәмәү очрагын ачыклаган – чебешләргә ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затка карата административ штраф түләячәк.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне Бөек Җиңү көне белән котлыйм! 1945 елның 9 нчы май көне безнең күңелләрдә батырлык, халыклар бердәмлеге символы булып уелып калачак. Башка беркайчан да сугыш афәте кабатланмасын. Күк йөзе һәрчак аяз һәм якты булсын. Сезгә гаилә бәхете, уңышлар телим.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе – Татарстан Республикасының Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов