ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2018 ел
җомга

14 нче майдан – 18 нче май көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:

-         Серология бүлеге 1062 тапкыр кан тикшергән;

-         РИД буенча 1285 тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән, гемотологиягә 2, ИФА буенча 5 тикшерү;

-         Вирусология бүлеге 1136 тапкыр кан тикшергән, 32 тапкыр патологик материал тикшерелгән;

-         Бактериология бүлеге 35 тапкыр паталогик материал тикшергән, 8 терлек мәете тикшерелгән;

-         Биохимия бүлеге 31 тапкыр кан тикшергән, 8 тапкыр терлек азыгы тикшерелгән, 2 биологик объект тикшергән;

-         ПЦР бүлеге 48 төрле тикшерү үткәргән;

-         Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 1 тапкыр бал тикшергән, 1 тапкыр сыер итен тикшергәннәр;

-         Паразитология бүлегендә 277 тапкыр капрологиягә тикшерү үткәрелгән;

-         Радиология бүлегендә 10 тапкыр  сөт тикшергәннәр;

-         Тикшеренүләр үзәгендә 5 төрле тикшерү үткәрелгән.

 

 

 

Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Әлмәттәге бер мәктәптә ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләре бозылу ачыкланган.

Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Азнакай районында 100 баш тавыкны ветеринария белешмәсе булмаган килеш сатуга чыгаруны ачыклаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы законын бозган кеше штрафка тартыла.

“Тула-2” постында Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары терлек ташыганнан соң тиешле дезинфекция үтмәгән машинаны ачыклый. Бу – ветеринария таләпләрен бозу дип санала. Гаепле зат штрафка тартыла.


17
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Сарман районындагы бер балалар бакчасында планлы тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында ветеринария таләпләрен тупас бозу очраклары ачыкланган.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары «Джукетай» оешмасында алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Ветеринария кагыйдәләрен бозу күзәтелмәгән.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Сарман районындагы балалар бакчасында планлы тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында табылган кимчелекләрне бетерү буенча күрсәтмә бирелгән.


16
май, 2018 ел
чәршәмбе

Әлмәт территлриаль бүлеге инспекторлары Азнакай шәһәрендәге балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшергән. Тикшерү барышында закон бозу табылмаган.

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Әгерҗе районында тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш 30 баш дуңгыз ташу очрагын ачыкланган. Ветеринария таләпләрен тупас бозучы җаваплылыкка тартыла.

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары махсус постта кизү вакытында 86 кг ярым фабрикатларны ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган.Россия Федерациясе законын бозган гаепле зат штрафка тартылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International