Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре коррупциягә каршы лекция тыңладылар. Доклад белән идарә юристы Артур Исмагилов, дәүләт хезмәте бүлеге советнигы Игорь Мазуров чыгыш ясады.
Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы “Коррупциягә каршы барыбыз бергә!” дип исемләнгән яшьләр бәйгесен оештыра. 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге катнашучылар коррупциягә каршы социаль реклама әзерләргә тиеш булачак. Бәйгегә материалларны 2 июльдән 19 октябрьгә кадәр www.anticorruption.life электрон адреска юлларга була.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Сарман районындагы үзәк хастаханәдә ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында туңган балыкка ветеринария белешмәсе булмавы ачыкланган. Ветеринария өлкәсендәге җитешсезлекләрне бетерү өчен вакыт бирелгән.
Саба территориаль бүлеге инспекторлары Арча районында гражданнар зары буенча умраталыкта ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерә. Тикшерү барышында бал кортларын тотканда ветеринария таләпләре төгәлл үтәлмәү ачыклана. Умарталык хуҗасына карата проткол төзелгән.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары постта кизү вакытында ветеринария таләпләрен бозып авыл хуҗалыгы кошларын ташу очрагын ачыклаган. Гаеплегә карата протокол төзелгән.
21 нче май көненә Россия Федерациясендә АЧС авыруы буенча 2 объектта карантин саклана. 5 урында терлекләрдә бруцеллез авыруы буенча карантин игълан ителгән.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында 100 баш бройлер чебиләрен ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагына юлыккан. Ветеринария кагыйдәләрен бозучы штраф түләячәк.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары комиссия составында гражданнар зарын өйрәнү максатында Борок авылындагы умарталыкны тикшергән. Табылган кимчелекләр буенча умарта хуҗасына карата протокол төзелгән.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында ветеринария белешмәсе булмаган килеш колбаса, кош итеннән эшләнмәләр, балык прдукциясен ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен тупас бозган өчен гаепле затка карата административ җәза каралган.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары Лаеш шәһәре территориясендә ветеринария белешмәсе булмаган килеш сыер итен сату очрагына юлыккан. Ветеринария таләпләрен бозып оештырылган сәүдә туктатылган. Гаепле штрафка тартылган.