Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары “Таврия-1” постында маркировкасы булмаган килеш терлекчелек продукциясен ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен бозган өчен гаепле зат штрафка тартылган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Нурлат юлында тиешенчә ябылмаган цестернада сөт ташу һәм ташыганда бер-берсе өстенә өелгән ит очрагын ачыклаган. Ике очракта да гаепле затлар штрафка тартыла.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында ветеринария белешмәсе булмаган килеш ит ташу очрагын ачыклаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказын үтәмәгән өчен штраф каралган.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районындагы постта авыл хуҗалыгы кошларын ташыганда ветеринария таләпләрен бозу очрагын ачыклаган: транспортта тиешенчә дезинфекция үткәрелмәгәнлеге беленгән. Кагыйдә бозу факты буенча протокол төзелгән.
Яр Чаллы территориаль блеге инспекторлары Минзәлә районындагы постта ветеринария белешмәсе булмаган килеш 10 баш эре мөгезле терлек ташу очрагына юлыккан. Гаепле кеше административ җаваплылыкка тартылган.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары “Таврия-1” постында Таможня Союзы Регламентын бозып ит продукциясен ташу очрагына юлыккан. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим авылы янындагы постта ветеринария белешмәсе булмаган килеш ике баш эре мөгезле терлек ташу очрагын ачыклаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы законын бозган өчен гаепле зат штрафка тартылган.
“Үлән әле кыска, үсеп җитмәде”, - диде баш ветеринар Алмаз Хисаметдинов.
(Буа, 7 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов терлек азыгы әзерләү буенча соңга калганлыкны әйтте. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”га - Буада район ветеринария лабораторияләренең терлек азыгы әзерләү вакытында эшчәнлегенә багышланган республика семинарыннан соң әйтте.
“Терлек азыгын әзерләү буенча 20 көнгә соңга калдык. Башка елларда инде бу вакытта терлек азыгы әзерләргә тотына идек. Быел исә эш 4-5 районда гына башланды. Әмма соң тотыну терлек азыгының сыйфатына зыян салыр, дип уйламыйм. Чөнки үлән әле бик кыска, үсеп җитмәде. Төньяк районнарда аеруча да сизелә бу. Алар да старт сызыгында инде, эшкә керешергә көтеп торалар”, - диде баш ветеринар.
“Татар-информ"га билгеле булганча, Аксубай, Әлки, Биектау, Чүпрәле, Кукмара, Нурлат районнары инде күпьеллык үләннәрне чабу һәм терлек азыгы әзерләүгә кереште. 5 июньгә барлыгы 1,2 мең гектар мәйданда үлән чабылды.
Бүген Буага Татарстанның 43 районыннан баш ветеринария табиблары һәм ветеринария лабораториясе җитәкчеләре җыелды. Алар терлек азыгы әзерләүгә багышланган еллык семинарда катнашты.
Теоретик өлештән соң ветеринарлар Буа ветеринария техникумы базасындагы гамәли мәйданчыклар белән танышты. Биредә мөгезле эре терлекнең тоягын эшкәртү, ветеринар-санитар экспертиза, азыктагы токсиннарны ачыклау буенча проба алу, сөт ризыклары һәм йомырка сыйфатын тикшерү, мөгезле эре терлекнең лимфа төеннәрен туберкулезга тикшерү кебек күрсәтмә дәресләр булды.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә Бызов базары янында тиешле булмаган урында оештырылган сәүдә ноктасын ачыклаган: туңган балык һәм пластик шешәләрдә сатылучы сөткә ветеринария белешмәсе булмаган. “Ветеринария турындагы” законны бозучы административ штрафка тартылган.