Казан – Ульяновск юлында Апас территориаль бүлеге инспекторлары 6 баш эре мөгезле терлекне ташыганда ветеринария кагыйдәләре бозылу ачыкланган – малларга ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затларга штраф салынган.
Саба территориаль бүлеге инспекторлары катнашында Арча районына Венгриядән 300 баш эре мөгезле терлек кертелгән. Куркынычсызлык максатларында маллар карантинга куелган, транспорт чаралары тиешенчә дезинфекцияләнгән.
Саба территориаль бүлеге инспекторлары Питрәч районындагы “Кощаковский” хуҗалыгында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү вакытында кошчылык хуҗалыгында ветеринария таләпләре бозылуы ачыкланган. Нәтиҗәдә кимчелекләрне бетерүтурында күрсәтмә бирелгән.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Аксубай районында ирекле рәвештә урамда дуңгызлар йөргәнен ачыклаган. Бу күренеш африка чумасы вирусын тарату куркынычы булып карала. Наепле затларга карата штраф салынган.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында 178 кг кош итен, 29 кг тавык бавырын, 13 кг кош итен, 240 данә тавык йомыркасын ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Гаепле затлар штрафка тартылган.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында 65 кг кош итен, 360 данщ тавык йомыркасын, 52 кг сыер итен тиешле ветеринария белешмщсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Гаепле затларга карта административ штраф каралган.
Республикада лейкозлы сыерларны бетерү өчен 4-5 ел вакыт кирәк, ди Алмаз Хисаметдинов.
(Буа, 7 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Киләчәктә лейкозлы сыер сөте сәламәт сыер сөтенә караганда арзанрак бәяләнергә мөмкин. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстанның баш ветеринары Алмаз Хисаметдинов әйтте.
“Лейкозлы сыерлар темасы – авырткан җир булып кала бирә. Әмма ул алга таба тагын да кискенләшәчәк. Безнең аңлавыбызча, лейкозлы сөтнең бәясе сәламәт сыер сөтенә караганда түбәнрәк булачак”, - диде Алмаз Хисаметдинов.
“Ел саен без бу санны киметергә тырышабыз. Беренче ике елда - 5әр, узган ел 3 процентка киметтек. Бу өлкәдә эш бара, әмма ул тиз генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Моны хәл итеп бетерү өчен безгә 4-5 ел вакыт кирәк”, - диде Татарстанның баш ветеринары.
Хөрмәтле коллегалар!
Россия көне ирек, мөстәкыйльлек, бәйсезлек билгесе, илдәге халыкларның бердәмлеге көне буларак кабул ителә. Чын күңелдән сезне Ватаныбыз көне белән котлыйм! Илдәге һәр кеше дә үзен ирекле, бәхетле, кирәкле һәм хөрмәтле кеше итеп тойсын иде. Сугышлар безне читләп үтсен. Сезгә җан тынычлыгы, иминлек, җитеш тормыш, сәламәтлек, иҗади уңышлар телим!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Баш ветеринария идарәсе начальнигы – Татарстан Республикасының Баш дәүләт ветеринар инспекторы Алмаз Хисаметдинов.
“Саескан тавы” постында Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары кизү вакытында 17 берәмлек транспорт чарасын туктатып тикшергән. Шулар арасында маллар ташыганнан соң тиешенчә дезинфекция үткәрелмәгән машина ачыкланган. Гаепле кешегә карата штраф язылган.