Апас территориаль бүлеге инспекторлары Цивильск – Сызрань юлында 1,6 тоннв күләмендә бөртеклеләр калдыгы ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – йөккә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затларга карата административ протокол төзелгән.
Бүген Министралар Кабинетындагы Баш ветеринария идарәсендә киңәшмә үтте. Анда район ветеринария берләшмәләре, территориаль бүлек җитәкчеләре Меркурий системасында эшләү үзенчәлекләре турында сөйләштеләр. 2018 нче елның 1 июленнән ветеринария белешмәләре бары тик электрон рәвештә генә эшләнәчәк.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары, Алексеевск районы ветеринария берләшмәсе белгечләре катнашында “Левашово” терлекчелек комплексында терлекләргә элек кертелгән туберкулин нәтиҗәләре тикшерелде.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Нурлат юлында кизү вакытында терлекчелек продукциясен ташыганда ике тапкыр ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаганнар. Гаеплеләр административ штрафка тартылган.
Татарстанда котыру авыруын булдырмау максатында, Чүпрәле районы ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре кыргый җәнлекләр өчен «Рабивак-О/333» вакцинасын таратты. Районга барлыгы 10 000 данә вакцина бирелгән иде.
2018 елның 28 – 29 июнендә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «РФА Казан фәнни-тикшеренү үзәге”нең “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ФДБФУ тәҗрибә кырларында Россия өчен уникаль булган «Татарстанда кыр көне – 2018» кыр форматы күргәзмәсе эшли башлады. Аны рәсми ачу тантанасыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Республика башлыгы һәм кунаклар экспозицияне карадылар һәм Татарстан Республикасының, шулай ук Россия төбәкләренең агросәнәгать комплексындагы яңалыклары белән таныштылар.
Быел күргәзмәдә Россия Федерациясенең 21 төбәгеннән, шулай ук Беларусь, Венгрия республикаларыннан, 150 компания, алдынгы чит илләр компанияләре вәкилләре катнаша.
«Татарстанда кыр көне – 2018» күргәзмәсе экспозициясе блоклардан тора: «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек», «Үлән мәйданы», «Мелиорация», «Икътисад», «Фән һәм кадрлар» һәм «Кече хуҗалыклар». 2018 елда «Үсемлекчелек” блогында кунаклар Россиянең һәм Татарстанның көзге һәм язгы авыл хуҗалыгы культуралары селекциясе чәчүлекләре, АПК өлкәсендәге яңа технологияләр, үсемлекләрне яклауның экологик имин чаралары, яңа төр ашламалар белән таныша алдылар. Быел беренче мәртәбә седераль культуралар һәм күпкомпонентлы азык катнашмалары күрсәтелде.
«АПКны инженер-техник тәэмин итү» блогында АПК өлкәсендә үзебезнең һәм чит илләрнең яңа технологияләре, авыл хуҗалыгы машиналары һәм җайланмалары күрсәтелде, мәсәлән, Ростсельмаш, Кировец, JCB, JohnDeerе һәм башка бик күп төрле техника куелган иде.
Форумның эшлекле программасы кысаларында авыл хуҗалыгы, үсемлекчелек, терлекчелек темаларына һәм башка актуаль темаларга түгәрәк өстәлләр һәм мастер-класслар уздырыла. Бу көннәрдә шулай ук эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологларның 40 нчы республика конкурсы, нәсел эше буенча селекционер-зоотехниклар конкурсы, икътисадчылар-норма билгеләүчеләр конкурсы узачак.
Күргәзмә көнннәрендә – 28-29 июньдә күргәзмәгә килүчеләргә уңай булсын өчен Казан – Олы Кабан һәм Олы Кабан – Казан маршрутлары буенча түләүсез автобуслар йөриячәк. Автобуслар һәр 30 минут саен килеп-китеп торачак. 28 июньдә чарага «Метро Җиңү проспекты» тукталышыннан (Дан скверы ягыннан) 7.30 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр китеп булачак, 29 июньдә – 8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр. Кире кайту рейслары (Олы Кабан – Казан) 28 июньдә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр булачак, 29 июньдә – 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.
Әгерҗе районы ветеринария берләшмәсе коллективы “Нәүрүз” хуҗалыгы маллары өчен дару үлләннәре әзерләүдә катнашты. Быел барлыгы 5 тонна файдалы азык әзерләү планлаштырыла.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары Малиновка постында Чуваши республикасыннан килүче машинаның терлекләр ташыганнан соң тиешенчә дезинфекция үтмәгәнен ачыклый. Ветеринария кагыйдәләрен бозучы штрафка тартыла.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары Малиновка постында Апастан Казанга ташылучы тавык йомыркаларына ветеринария белешмәсе булмау фактын ачыклый. Продукция кире кайтарылган, гаепле затларга административ протокол төзелгән.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Тәтеш районы мәктәбендә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмавы ачыкланган. Гаепле затларга административ штраф язылган.