Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә базар янында тиешле булмаган урында ветеринария документлары булмаган килеш пластик шешәләрдә сөт, сөт эшләнмәләре, тавык йомыркасы сату оячрагын кисәткән. Гаепле затка карата административ штраф язылган.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Сарман районы хастаханәсендә алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләр күрсәтелгән вакытка бетерелгән.
2018 елның 5 7 июлендә Липецк өлкәсенең Бруслановка авылында Бөтенроссия кыр көне узачак, әлеге чара Россиянең аграр тармагында һәр елны уздырыла. Күргәзмә эшендә Татарстан Республикасыннан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге рәсми делегация катнаша.
Кыр көне – Россиядә 2004 елдан бирле уздырыла торган традицион чара. Бу – алдынгы авыл хуҗалыгы технологияләрен, җирдән файдалануның инновацион ысулларын һәм заманча авыл хуҗалыгы машиналарын күрсәтә торган күргәзмә белән аграрчылар арасында тәҗрибә алмашу буенча бөтенроссия мәйданчыгы. Бөтенроссия кыр көнен уздыру өчен мәйданчык буларак, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы ел саен Россия төбәкләре арасыннан АПКны динамикалы үстерүдә мөһим роль уйный торган берәрсен сайлап ала. Узган ел Бөтенроссия кыр көне Татарстан Республикасында узган иде.
Күргәзмә эшендә шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Алексей Гордеев, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, РФ дәүләт хакимиятенең федераль һәмтөбәк органнары вәкилләре, якын һәм ерак чит илләрнең делегацияләре катнашыр дип көтелә.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында 12,6 кг күләмендәге кош итен ветеринария белешмәсе булмаган килеш һәм тиешле температура саклаучы җиһазларсыз ташу очрагын кисәткән. Ветеринария таләпләрен бозучы штраф түләргә тиеш була.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инпсекторлары “Кама” постында 120 баш тавык, 5 баш әтәч ташыганда ветеринария белешмәсе булмау очрагын ачыклаган. Авыл хуҗалыгы Приказын тупас бозган өчен, гаепле кешеләр штрафка тартылган.
Яр Чаллы территориалҗ бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында 240 данә тавык йомыркасын ташыганда ветеринария кагыйдәләре бозылуны ачыклаган – ташылучы товарга ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.
Алексеевск районы ветеринария берләшмәсе белгечләре район территориясендә кыргый хайваннар өчен котыру авыруына каршы вакцина тараттылар. Бу эштә районның аучылары да катнашты. 10000 доза вакцина төлкеләр, иясез этләр күп күренә торган урыннарга да куелды.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары “Таврия-2” постында 10 тонна сөтне ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклыйлар. Ветеринария таләпләрен үтәмәүче административ штрафка тартылган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Югары Ослан районы территориясендә дуңгызчылык предприятиесенә 3 нче компартмент статусы бирү буенча тикшерү узды.
Саба территориаль бүлеге инспекторлары бал кортларын асраганда ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерделәр. Тикшерү барышында авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказы бозылу ачыкланган.