2018 елның 28 – 29 июнендә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «РФА Казан фәнни-тикшеренү үзәге”нең “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ФДБФУ тәҗрибә кырларында Россия өчен уникаль булган «Татарстанда кыр көне – 2018» кыр форматы күргәзмәсе эшли башлады. Аны рәсми ачу тантанасыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Республика башлыгы һәм кунаклар экспозицияне карадылар һәм Татарстан Республикасының, шулай ук Россия төбәкләренең агросәнәгать комплексындагы яңалыклары белән таныштылар.
Быел күргәзмәдә Россия Федерациясенең 21 төбәгеннән, шулай ук Беларусь, Венгрия республикаларыннан, 150 компания, алдынгы чит илләр компанияләре вәкилләре катнаша.
«Татарстанда кыр көне – 2018» күргәзмәсе экспозициясе блоклардан тора: «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек», «Үлән мәйданы», «Мелиорация», «Икътисад», «Фән һәм кадрлар» һәм «Кече хуҗалыклар». 2018 елда «Үсемлекчелек” блогында кунаклар Россиянең һәм Татарстанның көзге һәм язгы авыл хуҗалыгы культуралары селекциясе чәчүлекләре, АПК өлкәсендәге яңа технологияләр, үсемлекләрне яклауның экологик имин чаралары, яңа төр ашламалар белән таныша алдылар. Быел беренче мәртәбә седераль культуралар һәм күпкомпонентлы азык катнашмалары күрсәтелде.
«АПКны инженер-техник тәэмин итү» блогында АПК өлкәсендә үзебезнең һәм чит илләрнең яңа технологияләре, авыл хуҗалыгы машиналары һәм җайланмалары күрсәтелде, мәсәлән, Ростсельмаш, Кировец, JCB, JohnDeerе һәм башка бик күп төрле техника куелган иде.
Форумның эшлекле программасы кысаларында авыл хуҗалыгы, үсемлекчелек, терлекчелек темаларына һәм башка актуаль темаларга түгәрәк өстәлләр һәм мастер-класслар уздырыла. Бу көннәрдә шулай ук эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологларның 40 нчы республика конкурсы, нәсел эше буенча селекционер-зоотехниклар конкурсы, икътисадчылар-норма билгеләүчеләр конкурсы узачак.
Күргәзмә көнннәрендә – 28-29 июньдә күргәзмәгә килүчеләргә уңай булсын өчен Казан – Олы Кабан һәм Олы Кабан – Казан маршрутлары буенча түләүсез автобуслар йөриячәк. Автобуслар һәр 30 минут саен килеп-китеп торачак. 28 июньдә чарага «Метро Җиңү проспекты» тукталышыннан (Дан скверы ягыннан) 7.30 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр китеп булачак, 29 июньдә – 8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр. Кире кайту рейслары (Олы Кабан – Казан) 28 июньдә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр булачак, 29 июньдә – 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.