ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2018 ел
дүшәмбе

Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Яшел Үзәннән Казанга ташылучы  ике түшкә дуңгыз итенә ветеринария белешмәсе булмау фактын ачыклый. Авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказын үтәмәүчеләр административ штрафка тартыла.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Олы Кайбыч янындагы көчәйтелгән постта кизү вакытында ветеринария таләпләрен бозу очрагын ачыклаган: 6 баш эре мөгезле терлек ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Әлеге күренеш өчен гаепле кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районындагы постта кизү вакытында 20 тонна сөтне ветеринар белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария турындагы Законны бозган өчен гаепле зат штраф түләячәк.  

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары карамагында Алексеевск районы ветеринария берләшмәсе белгечләре “Левашово” терлекчелек комплексындагы 1189 баш эре мөгезле терлеккә элек кертелгән туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.  

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районындагы балалар бакчасындаи планлы тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Ветеринария өлкәсендәге кагыйдә бозу буенча гаепле затка штраф салынган.

30 нчы июльдән – 3 нче август көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:

-         Серология бүлеге 703 тикшерү үткәргән;

-         РИД буенча 971 тапкыр тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән;

-         Вирусология бүлеге 1348 тапкыр кан тикшергән, 24 тапкыр патологик материал тикшерелгән;

-         Бактериология бүлеге 18 тапкыр паталогик материал, 1 терлек мәетен  тикшергән;

-         Биохимия бүлеге 13 тапкыр терлек азыгын, 30 төрле кан тикшергән;

-          ПЦР бүлеге 482 төрле тикшерү үткәргән;  

-         Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 9 тапкыр сөт тикшергәннәр, 1 тапкыр сыер итен, 1 тапкыр бал, 1 тапкыр тавык йомыркасын тикшергәннәр;

-         Паразитология бүлегендә 65 тапкыр капрологиягә, 1 тапкыр балыкка тикшерү үткәрелгән;

-         Токсикология бүлегендә 1 тапкыр сөт тикшерелгән, 1 тапкыр патологик материал тикшергәннәр.  

 


3
август, 2018 ел
җомга

3 нче август көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Олы Кайбыч – Камышлы юлында 4000 тонна сөтне ветеринар белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган.Гаепле затка административ штраф каралган.

 

3 нче август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторы Әлки районы Базарлы Матак авылында суыткычы булмаган килеш колбаса эшләнмәләре белән сату итү очрагын ачыклаган. Әлеге күренеш ветеринария таләпләрен тупас бозу дип санала. Гаепле затка штраф түләргә туры киләчәк. Сәүдә туктатылган.

2 нче август көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Молькеево постында 6 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләрен бозу очрагын ачыклаган – малларга ветеринар белешмә булмаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы кагыйдәләрен тупас бозучы административ штрафка тартылган.  

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында терлекчелек продукциясен ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүнең ике очрагын ачыклый: продукциягә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International