Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов гражданнарны кабул итте. Сораулар һәм тәкъдимнәре булган гражданнар кабул итүгә +7 (843) 221-77-47 телефон номеры аша алдан язылып куя ала. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кибинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов атна саен сишәмбе көнне Казан шәһәрендә Федосеевск урамы, 36 нчы йорт адресы буенча гражданнарны кабул итә.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Әлки районы Югары Әлки авылындагы балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Ветеринария таләпләрен үтәмәгән өчен гаепле зат административ штрафка тартыла.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Әлки районы Иске Такталы авылындагы балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Ветеринария таләпләрен үтәмәгән өчен гаепле зат административ штрафка тартыла.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары дуңгызларда африка чумасы авыруын профилактикалау максатында Әлки районы Иске Такталы авылында махсус рейд үткәргән. Рейд вакытында авыл урамында дуңгызларның ирекле йөрүе ачыкланган. Әлеге маллар хуҗасы административ штраф түләргә тиеш була.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа – Яльчики юлындагы ветеринария-полиция постында Чувашия Республикасыннан Татарстанга килүче машинада ветеринария белешмәсе булмаган килеш бер баш дуңгыз ташу очрагын ачыклаган. Әлеге күренеш ветеринария таләпләрен тупас бозу дип санала. Гаепле зат административ штрафка тартылган.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч – Камышлы юлында сыер итен ташыганда Таможня Союзы Техник Регламентын үтәмәү очрагын ачыклаган. Сыер ите тиешле температураны саклаый торган җиһазлар белән җайланмаган була. Гаепле затка административ хокук бозу турында протокол төзелгән.
6 нчы август көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кама Тамагы районындагы “Волга” ял һәм сәламәтләндерү лагыренда ветеринария өлкәсендә алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Тикшерү барышында кимчелекләрнең вакытында бетерелүе ачыкланган.
30 нчы июльдән 6 нчы августка кадәр вакыт аралыгында Россия территориясендә 3 урында дуңгызларда африка чумасы авыруы ачыкланган.
Кыргый фаунада вирус табылган 4 объект теркәлгән. 6 нчы август көненә 21 урында АЧС буенча карантин саклана. Кош гриппы буенча Россиядә 78 объектта карантин саклана. 38 объектта нодуляр дерматит авыруы ачыкланган. Бруцеллез авыруы буенча 4 яңа объект ачыкланган.