ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2018 ел
җомга

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөмслим районындагы постта кизү вакытында маллар ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган. Бозаулар тиешенчә дезинфекция ясалмаган транспортта ташылган. Гаепле зат штраф түләргә тиеш була.


13
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Саба территориаль бүлеге инспекторлары Питрәч районы Кащаково авылында тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш терлекчелек продукциясен сату очрагын кисәткән. Терлек итен сату туктатылган, гаепле затка штраф салынган.

 

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат шәһәрендәге бер мәктәптә ветеринария таләпләре үтәлеше буенча тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында ветринария таләпләре бозылу очрагы ачыкланмаган.


12
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәре территориясендә ветеринария белешмәсе булмаган килеш колбаса эшләнмәләре сату очрагын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен үтәмәүче административ җаваплылыкка тартылган. Сату туктатылган.

 

11 нче сентябрь көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Югары Әлки авылындагы балалар бакчасында алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшергән. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләр табылмаган.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Иске Чишмә авылындагы мәктәптә ветеринария таләпләре үтәлешен тикшергән. Планлы мероприятия вакытында ветеринария таләпләре бозылу ачыкланмаган.

11 сентябрь көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә ветеринария белешмәсе булмаган килеш сыер итен сату очрагын кисәткән. Ветеринария таләпләрен бозып оештырылган сату туктатылган.

11 сентябрь көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Әлки районындагы бер балалар бакчасында алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерделәр. Тикшерү барышында ачыкланганча, ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләр вакытында бетерелгән.

11 нче сентябрь көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендәге базар янында тиешле ветеринария белешмәләре булмаган килеш елга балыгы, сөт, сөт өсте, эремчек сату очрагын ачыклаган. Гаепле гражданкага административ протокол төзелгән.


11
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә республиканың ветеринария белгечләре хисап киңәшмәсенә җыелды. Киңәшмәне Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алып барды. Терлекләрдә инфекцион авыруларны профилактикалау, ветеринария белешмәләрен электрон бирү системасына күчү барышы турында сүз барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International