Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдиновның бәйрәм котлавы

2018 елның 12 октябре, җомга

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм. Татарстан – бүген үз халкын үзендә җитештерелгән азык-төлек белән тулысынча тәэмин итә ала торган регионнарның берсе. Бу – меңләгән терлекчеләр, ветеринарнлар, агрономнар, механизаторларның тырыш эш нәтиҗәсе. Авыр һәм мактаулы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар, аяз күк йөзе телим.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе – Татарстан Республикасының Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International